Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында узган атнада автоинспекторлар дүрт исерекне “эләктергән”

Район ЮХИДИ хезмәткәрләре узган атнада исерек килеш транспорт белән идарә иткән дүрт йөртүчене тоткарлаган.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозган әлеге бәндәләргә карата материаллар судка тапшырылган. Алар ел ярымга кадәр автомобиль белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителәчәк, шуның өстенә 30 ар мең сум күләмендә штрафка тартылачак.

Узган атна дәвамында шулай ук ике йөртүченең автомобиле техник күзәтү үтмәгән хәлдә юлга чыгуы ачыкланган. Төзеклеге шикле булган әлеге автомобильләр штраф тукталышына куелган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев