Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында узган атнада ике салмыш йөртүчене “эләктергәннәр”

Район ЮХИДИ хезмәткәрләре узган атнада салмыш хәлдә автомобиль белән идарә иткән ике кешене туктатканнар.

Алар Базарлы Матак һәм Түбән Колчурино авылларында яшәүчеләр. Сәрхүшләрнең берсе моңа кадәр дә исерек килеш руль артына утырган өчен административ җаваплылыкка тартылган булган. Бу юлы аңа карата җинаять эше кузгатылырга мөмкин.

Атна дәвамында автоинспекторлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 60 очрагын ачыклаганнар. Җиде көндә дүрт юл транспорт вакыйгасы булган. Зыян күрүчеләр юк, автомобильләр бераз янчелгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев