Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында узган ел телефон мошенникларыннан алты кеше зыян күргән

Гади генә кагыйдәләрне үтәү средстволарыгызны саклап калырга ярдәм итәр

Үткән ел таныш бер гаилә бәлагә тарыды. Гаилә башлыгы фатирларын арендага бирү хакында игъланнар сайтына белдерү куйган. Күп тә үтми таныш түгел бер ир-ат моңа шылтыратып, торакны озак вакытка арендаларга теләге барлыгын әйткән һәм акчаны күчереп кую өчен банк картасы реквизитларын сораган. Озак уйлап тормастан, фатир хуҗасы моңа кирәкле мәгълүматларны әйтеп тә салган. Акча керә дип көтеп торганда, моның картасыннан  120 мең сум акчасы юкка чыккан...

 

 

Кырыкалдарлар турында инде бөтенесен беләбез кебек. Газеталар мондый хәлләр хакында әледән-әле хәбәр итеп торалар. Районның хокук сакчылары очрашуларда, авыл җыеннарында  алдакчылар кармагына эләгә күрмәгез дип кисәтеп чыгышлар ясыйлар, әңгәмәләр үткәрәләр. Әмма кырыкалдарлардан зыян күреп полициягә мөрәҗәгать итүчеләр һаман булып тора, диләр район эчке эшләр бүлекчәсендә.

Соңгы вакытта банк карталары белән төрле операцияләр үткәрү мошенниклар арасында аеруча киң таралган.

–2019 елда район территориясендә банк карталарыннан акча урлау белән бәйле 6 җинаять теркәлде. Алар нәтиҗәсендә китерелгән зыян 355 мең 676 сум тәшкил итте. Әлеге җинаятьләрне кылучыларның берсе дә ачыкланмады,–ди район эчке эшләр бүлекчәсенең җинаятьчеләрне эзләү бүлекчәсе оперуполномоченные Алия Шәрәфиева.

Телефон мошенниклары да берничә төрле була икән. Кайсында зыян күрүчеләр билгесез счетларга һәм абонент номерларына үзләре акча күчерәләр. Ә бүтән очракларда җинаятьчеләр алдау юлы белән кешедән аның банк картасы турындагы бөтен кирәкле мәгълүматны – номерын, CVC-кодны һ.б. алалар да, исәп-хисап счетына үтеп кереп, андагы акчалар белән үзләре теләгәнчә эш итәләр.

Хокук сакчылары әйтүенчә, кырыкалдарлар кешеләрнең банк карталарындагы акчаларны кулга төшерү өчен нинди генә алдау юлына басмыйлар. Әйтик, абонентның мобиль телефонына хәбәр килә. Янәсе, аның банк картасына хезмәт күрсәтү туктатылган, я булмаса билгеле бер акча суммасын күчерүгә заявка алынган. Абонентка тулырак мәгълүмат алу өчен теге яки бу номерга бушлай шылтыратырга тәкъдим итәләр.

Бу язманың башындагы мисалдагыча алдау да киң таралган. Ягъни интернет сайтына белдерү куйган кешегә шылтыратып, аның банк картасы белән кызыксына башлыйлар.

Үзләрен “банкның хәвефсезлек хезмәте” дип таныштыручылар тозагына эләгеп акчаларыннан колак кагучылар аеруча күп. Мошенниклар банк клиентына шылтыратып, аның счеты белән ниндидер шикле операцияләр башкарылуын әйтәләр, “сезнең акчаларыгызның сакланышын тәэмин итү өчен” картагызның тулы мәгълүматлары кирәк, диләр. Яхшылап уйлап тормыйча, әлеге мәгълүматларны әйтәсең икән, картаңда булган бөтен сәмәннең бүтәннәр кесәсенә күчүен көт тә тор.

Район эчке эшләр бүлекчәсе хезмәткәрләре мондый шылтыратуларга һәм хәбәрләргә шикләнеп карарга киңәш итә. Әгәр сездән картагыз турындагы мәгълүматларны, аның номерын, кире ягындагы кодны, картаның гамәлдә булу срогын, аның иясенең исем-фамилиясен, аннан да бигрәк пин-кодны сорыйлар яисә телефоныгызга банктан килгән кодларны хәбәр итәргә кушалар икән, димәк, сез мошенник белән эш итәсез. Белеп торыгыз, счетыгыз белән ниндидер проблема килеп чыкса, сезне банк бүлекчәсенә чакырачаклар, әлеге мәсьәләләрне телефоннан хәл итмәячәкләр.

Мошенник белән сөйләшүне шунда ук туктатыгыз, бу хәл хакында полициягә хәбәр итегез. Әгәр дә телефоннан сөйләшкәндә җинаятьчегә үзегезнең банк картасы турында ниндидер мәгълүмат әйтеп өлгергән булсагыз, картада күрсәтелгән телефон номеры буенча шылтыратып, картага хезмәт күрсәтүне туктатуны сорагыз.

Уяу һәм сак булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев