Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында узган шимбә иртәсендә булган авариядә җиде кеше зыян күрде

13 июльдә иртәнге сәгать 8 тирәсендә Алексеевск – Югары Колок автомобиль трассасында Карга авылы янында җитди юл-транспорт вакыйгасы булды.

Карга авылыннан Базарлы Матакка таба хәрәкәт итүче ВАЗ 2107 машинасы йөртүчесе икенче юлдан трассага чыкканда Алексеевск ягыннан килүче “Киа Карренс” автомобиле белән бәрелешә. Нәтиҗәдә чит ил машинасы каршы як хәрәкәт полосасына чыга  һәм анда “Ниссан Сирена”га килеп бәрелә, һәм соңгысы юл читенә барып төшә.

Авария нәтиҗәсендә “Киа Карренс”ның йөртүчесе һәм пассажиры, “Ниссан Сирена” йөртүчесе һәм дүрт пассажиры зыян күрә. Алар Базарлы Матак район үзәк хастаханәсенә һәм республика клиник хастаханәсенә озатыла.

Авариядә катнашы булган йөртүчеләрнең гаебе тикшерү эшләреннән соң ачыкланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев