Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында узган ун көндә 242,2 тонна сөт хәзерләнгән

13-23 июль чорында, ягъни ун көнлектә, шәхси сектордан барлыгы 242203 килограмм сөт хәзерләнгән. 

 
Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда сөт 2817 килограммга, алдагы ункөнлеккә карата 3359 килограммга күбрәк җыелган. Иң күп сөт Чуаш Кичүе (26503 кг), Түбән Әлки (22993), Иске Алпар (16227кг), Иске Салман (14005кг) җирлекләрендә  җыеп алынган.
Җәй – мул сөт чоры. Куе үләнле көтүлекләрдә йөреп кайткан сыерлар кичен хуҗаларын чиләк-чиләк сөт белән сөендерә, иртән дә кимен куймый. Сөт тапшырып акча эшләп алу вакыты. Тик аны кабул итү бәяләре генә сыер асраучыларны сөендерми. Хәзерге вакытта шәхси эшмәкәр “Д.Шәйхетдинов” предприятиясе сөтне һәр килограммын 14 сумнан, “КМЗ” җәмгыяте тагын да арзанракка – 13 сумнан кабул итә.
Кайсы авыл җирлекләрендә сыерлар сөтлерәк, хуҗалары уңганрак соң? Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, бер сыердан иң күп сөтне Ташбилге җирлегендә тапшырганнар – 10,2 килограмм. Иске Хурада, Иске Чаллы, Чуаш Кичүе җирлекләрендә әлеге күрсәткеч 9,6 -9 килограмм тәшкил итә.  Гомумән, район буенча һәр сыердан тәүлегенә 7,5 кг сөт хәзерләнгән.
Әлкилеләрнең йортларында хәзерге вакытта 2880 баш сыер терлеге исәпләнә. Шуларның 365 башы – гаилә фермаларында асралучы сыерлар. Узган ел белән чагыштырганда сыер терлеге саны 109 башка арткан. Бусы бигрәк тә әйбәт күренеш: сөтне сатып алу бәяләре түбән булса да, авыл халкы күңелен төшерми, киресенчә, савым сыерына өметен баглап, баш санын арттыра, хуҗалыгын ныгыта. Шулай булмыйча, сөт тапшыру – күпләр өчен тормыш итү чыганагы бит. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев