Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында узучы “Раштуа турниры” 250 гә якын яшь каратэчыны җыйды

.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Бүген, 4 гыйнварда, Базарлы Матактагы “Алинә” универсаль спорт залында киокусинкай буенча төбәкара “Раштуа турниры” бара.

Әлеге ачык турнирга Казан, Әлмәт, Түбән Кама, Чистай, Баулы, Зәй шәһәрләреннән һәм Ульяновск өлкәсеннән, Мари Иленнән 247 яшь спортчы килгән.

Киокусинкай (“кумите”) буенча беренчелек 12 - 13 яшьлек малайлар һәм кызлар арасында үткәрелә.

Карате спорты белән шөгыльләнүчеләрне сәламләргә район башлыгы Александр Никошин килгән иде. Ул “Алинә”гә җыелган спортчыларны һәм күпсанлы җанатарларны Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре белән котлады, бәйгедә катнашучыларга уңышлар теләде.

Ачык турнир көне буе дәвам итәчәк. Аның нәтиҗәләре белән безнең сайтта һәм район газетасында таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев