Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында волонтерлар 205 гаиләгә санлы телевидениегә күчәргә ярдәм иткән

Волонтерлар районда 205 гаиләгә цифрлы телевидениегә күчәргә ярдәм иткән.

Мәгълүм булганча, 4 июньнән Татарстанда цифрлы телеканаллар гына эшли башлый. Районда 230 гаиләдә телевизорларны аналогтан цифрлы программаларга күчерү зарур иде. Күбесе өлкән яшьтәге әлеге кешеләргә бу эштә ярдәм итү өчен 32 волонтер әзерләнде. Алар үз җирлекләрендә йорттан-йортка йөреп, санлы телевидениегә күчүнең зарурлыгын аңлаттылар, ярдәмгә мохтаҗларга булышлык күрсәттеләр. Волонтерлар ярдәме белән 205 йортта цифрлы телеканаллар карый башладылар.

Авыллардагы почта бүлекләре аша “цифрга” күчү буенча 210 приставка сатылган. Заявка нигезендә бу приставкаларны теләсә кайсы авылга кайтарырга була.

Исегезгә төшерәбез, 4 июньнән аналог телевидение бетү спутник һәм кабель аша телевизор караучыларга берничек тә кагылмый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев