Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Яңа ел бәйрәмнәрендә күп төрле чаралар үткәреләчәк

Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә районда күп төрле күңел ачу чаралары оештырыла.

 30 декабрьдә 20 сәгатьтә район мәдәният йортында күңелле бал-маскарад башланып китәчәк.

Традиция буенча, Яңа ел сәгате суккач, 1 гыйнварда 0.30 сәгатьтә мәдәният хезмәткәрләре әлкилеләрне Үзәк паркка “Хуш киләсең, Яңа ел!” дигән бәйрәм чарасына чакыралар. 

4 гыйнварда (12.00) Геройлар паркында балалар өчен “Кыш Бабай уеннары” оештырылачак. 6 гыйнварда (12.00) Ана даны паркында балалар өчен уеннар программасы була. 7 гыйнварда (12.00) Үзәк паркка бөтен гаиләгез белән тылсымлы Раштуа мохитенә  “чумарга” чакырабыз.  

Авылларда да бәйрәмнәрдә төрле күңелле чаралар үткәрү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев