Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында яңа ел чыршысын куйдылар

​​​​​​​Бу көннәрдә һава торышы һич кенә дә кыш башына ошамаса да, декабрьгә аяк бастык.

  Димәк Яңа ел бәйрәменә дә ерак калмады. Моны раслап, Базарлы Матакның Үзәк паркында районның Төп Чыршысын бастырып куйдылар.

 

Узган елда Санкт-Петербургтан кайтарылган чыршыны җыю ансат эш түгел, моңа шактый вакыт кирәкте. Конструкцияне бастырып кую өчен Наил Хәмәтшин, Мансур Вәлиуллин, Зөфәр Шакиров, Ришат Гадиев, Риназ Гаязов, Илдар  Хәмәтшин, Раил Мифтахов ике көн дәвамында паркта эшләделәр. Эш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Фаяз Фәттахов контроле астында башкарылган, аңа улы Нияз да ярдәм иткән.

Нәтиҗә күркәм килеп чыккан – Яңа ел чыршысы Үзәк паркны бизәп, ап-ак кар бөртекләре белән балкып утыра. Ул бәйрәм белән бәйле күңелле мәшәкатьләргә старт бирде, дияргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X