Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Яңа ел төне имин үтте, хәвеф-хәтәрләр булмады

Яңа ел төне бик матур булды, һава температурасы да әллә ни салкын түгел иде, бераз гына кар явып торды.

 

Шунысы сөенечле, Яңа 2019 елны каршылаган бәйрәм төне районда тыныч-имин үтте.

Без районның төрле хезмәтләре белән элемтәгә кердек. Полициядә, янгын сүндерү частенда, газ хезмәтендә һәм электр челтәрләрендә Яңа ел төнендә бер нинди гадәттән тыш хәлләр, хәвеф-хәтәр булмавын хәбәр иттеләр.

Халык Яңа елны нигездә сау-саләмәт каршы алган, дияргә дә була. Район үзәк хастаханәсенең “Ашыгыч ярдәм” фельдшеры  Анатолий Васильев әйтүенчә, бәйрәм төнендә медикларны бары бер тапкыр өйгә чакыртканнар. Ул да булса – кан басымы күтәрелү сәбәпле. Ә иртән берәү температурасы күтәрелеп мөрәҗәгать иткән.  Ә гомумән алганда барасы да тыныч, имин, диде безгә “Ашыгыч ярдәм” фельдшеры.            

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев