Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында яңа елда автоинспекторлар инде өч исерек йөртүчене “эләктергән”

Район ЮХИДИ хезмәткәрләре узган атнада юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 45 очрагын ачыклаганнар.

Ә Чуаш Кичүе авылында яшәүче берәү, үзенең һәм башкаларның иминлеген куркыныч астына куеп, исерек хәлдә автомобиль руле артына утырган. Салмыш шоферны инспекторлар туктатып, беркетмә төзегәннәр.

Яңа елның беренче атнасында алкоголь кулланган хәлдә машина белән идарә иткән ике йөртүче (Базарлы Матак һәм Әхмәт авылларында яшәүчеләр) тоткарланган иде.

Юл хәрәкәте таләпләрен санга сукмыйча, исерек килеш руль артына утыручыларның язмышын суд хәл итәчәк. Алар кимендә ел ярым автомобиль белән идарә итү хокукыннан мәхрүм булачак һәм 30 мең сум административ штраф туләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев