Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында яңа фильм прокатка чыкты

Быел “Колос” кинотеатрында тамашачылар саны шактый кимеде. Бу аңлашыла да, коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау максатында шактый вакыт биредә бит фильмнар күрсәтелмәде. 

Әлки кино учреждениесе җитәкчесе Алинә Хәлиуллина әйтүенчә, елның 10 аенда 882 сеанс үткәрелгән, аларны 4452 тамашачы караган. Көзге каникул вакытында кинотеатрга 300 ләп бала килгән. Алар өчен мультфильмнар, маҗаралы  фильмнар һәм комедияләр күрсәтелгән. Бөтен гаилә белән карый торган “Академия вкуса” фильмын (2D) әлкилеләр аеруча яраткан. 
Бу көннәрдә Татарстан кинематографистларының “Әпипә” музыкаль комедиясен карарга була. Бу фильмда республиканың танылган артистлары, шул исәптән Тинчурин театры актерлары уйный. 
“Колос” кинотеатры хезмәткәрләре уйлавынча, тамашачыларга “Непосредственно Каха” кинокомедиясе дә ошар кебек. Район киноучреждениесе әлеге фильмның прокаты өчен рөхсәт алган. 
Алинә Хәлиуллина әйтүенчә, кинотеатрда COVID-19 инфекциясе  таралуга юл куймас өчен барысы да эшләнә. Тамашачыларны залда социаль дистанция  калдырып утырталар. Ә сеанслардан соң бинаны антисептиклар белән зарарсызландырып, җыештырып чыгалар. 
Шуны да искәртик, хәзер тамаша залының 50 проценты гына халык белән тулырга тиеш. Димәк, “Колос” кинотеатрында берьюлы  күп дигәндә 60 кеше фильмнар карый ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев