Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында яңа гаилә барлыкка килде – Айрат һәм Лариса Җиһангировлар язмышларын бергә бәйләде

Районның Никахлашу залында тантаналы төстә Айрат Җиһангиров һәм Лариса Балакирева язылышты.

 

Айрат белән Лариса икесе дә районыбызның өметле, күркәм яшьләре. Алар Базарлы Матак авылында туып үстеләр һәм, белем алып, хезмәт юлларын туган районнарында башлап җибәрделәр. Айрат Җиһангиров күптән түгел район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы итеп билгеләнде. Ә Лариса Балакирева берничә ел инде Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә эшли. Ул бу уку йортының иң яхшы педагогларыннан берсе, балаларның яраткан мөгаллиме.

Айрат белән Лариса озак еллар дуслашып йөрделәр. Мәхәббәтләренең нык булуына инангач, тормышларын бергә бәйләргә булдылар. Җиһангировларны кайнар котлыйбыз, аларның мәхәббәтләре озын гомерле булуын, бер-берсен яратып һәм хөрмәт итеп яшәүләрен, акыллы, сәламәт балалар табып үстерүләрен телибез.   

 

 

     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев