Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында яңа уку елы алдыннан мәктәпләрдә янгын хәвефсезлеге таләпләренең үтәлешен тикшерәләр

Яңа уку елы алдыннан МЧС хезмәткәрләре мәктәпләрдә янгын хәвефсезлеге таләпләренең үтәлешен тикшерәләр.

Районда яңа уку елында 35 мәктәп укучыларны кабул итәчәк. Әлки һәм Спас районнарында янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы Радис Инсапов әйтүенчә, мәктәпләрнең барысында да янгынга каршы автомат саклау системалары булуны һәм аларның төзеклеген, эвакуация юлларының һәм чыгу ишекләренең торышын ачыклыйлар. Шулай ук янгынга каршы су белән тәэмин итүнең һәм беренчел янгын сүндерү чараларының төзеклегенә, хезмәткәрләрнең ут-күз һәм бүтән гадәттән тыш хәл туганда дөрес эш итә белүенә зур игътибар бирелә.

“Янгын хәвефсезлеге җәһәтеннән мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеген нигездә уңай бәяләргә була. Ачылган вак-төяк кимчелекләр (мелкие нарушения) тиз арада  төзәтелә. Тикшерү барышында мәктәп җитәкчеләре һәм укытучылар белән янгын хәвефсезлеге таләпләрен үтәү буенча инструктаж да үткәрелә”–, ди Радис Инсапов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев