Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында яфрак азык хәзерлиләр

Район оешма-предприятиеләре терлекләр өчен яфрак азык хәзерләргә булыша. Аны хәзер, иң витаминлы чагында җыеп калу мөһим.

Бозаулар өчен яфрак азык бик тә файдалы. Яшь маллар беренче айларда төрле чирләргә бирешүчән була. Ә сыйфатлы итеп хәзерләнгән яфрак азык яисә витаминлы үлән белән сыйласаң, ул көр һәм сәламәт булып үсә.  Киптерелгән яфрак азыкта барлык файдалы матдәләр саклана.

Яфрак азыкны витаминнарга бай вакытта хәзерләп калу зарур. Белгечләр әйтүенчә, аны июль урталарына кадәр җыйсаң яхшы.

Әлки – республикада иң күп сыер асралучы районнарның берсе. Бездә савым сыерларының саны 13700 башка җитә. Бозаулар да күп туа. Районда ферма һәм комплекс терлекләре өчен җитәрлек күләмдә яфрак азык хәзерләү – мөһим бурычларның берсе.

Ел саен бу эштә хуҗалыкларга оешма һәм учреждениеләр, предприятиеләр хезмәт коллективлары ярдәмгә килә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе быел да әлкилеләргә шундый үтенеч белән мөрәҗәгать итте. Коллективта эшләүчеләр санына карап яфрак азык хәзерләү күләме дә билгеләнде.

Яфрак азык чыбыгының калынлыгы бер сантиметрдан артмаска тиеш. Аны 40-60 сантиметр озынлыкта мунча себеркесе сыман парлап бәйләргә кирәк. Яфрак азык өчен юкә, өрәңге, тал, каен, чикләвек кебек агачлар әйбәт. Себеркеләрне автомобиль юлына якын агачлардан алмау хәерле. Яфракларның куе яшел төстәгесен сайларга киңәш ителә. Ә инде әзер яфрак себеркесен ышык һәм үтәли һава йөргән урында киптереп саклау зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев