Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында “Җәяүле” профилактика акциясе башланды

15 октябрьдән 24енә кадәр республикада, шул исәптән безнең районда “Җәяүле” профилактика чарасы үткәрелә.

Әлеге акция җәяүлеләр катнашында юл-транспорт вакыйгаларын кисәтүгә юнәйтелгән. Быелның сентябрендә республикада һәр өч авариянең берсе җәяүлеләрне таптату белән бәйле. Мондый һәлакәтләрдә кешеләр үлеме узган елның шул чорына караганда 72,7 процентка арткан. Тәүлекнең  караңгы вакытында җәяүлеләрне таптату нәтиҗәсендә узган айда 15 кешенең гомере өзелгән. Бу да узган елның сентябре белән чагыштырганда шактыйга күп.  Күп очракта киемнәрендә яктылык кайтаргыч элементлар булмаган, светофорның кызыл утына крамастан юл аша чыгучы җәяүлеләр зыян күрә.

Профилактика ункөнлеге кысаларында ЮХИДИ хезмәткәрләре җәяүлеләрнең һәм транспорт йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәвенә контрольне көчәйтте. Шулай ук җәяүлеләр кичүләрен, тротуарларны, тукталышларны тиешле хәлдә тотуга игътибар артты.     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев