Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында “Җәяүле” профилактика чарасы бара

​​​​​​​10 августтан 23 енә кадәр ЮХИДИ хезмәткәрләре катнашында “Җәяүле” профилактика чарасы үткәрелә.

 

Әлеге акция җәяүлеләр катнашында юл-транспорт вакыйгаларын кисәтүгә юнәлтелгән. Ел башыннан бирле республикада юл фаҗигаләрендә 35 кешенең гомере өзелгән. Бу аварияләрдә һәлак булганнарның 24,5 процентын тәшкил итә. Узган июль аенда җәяүлеләрне таптату очраклары узган елның шул чоры белән чагыштырганда 33,3 процентка арткан.

Җәяүлеләр кичүләрендә кешеләрне бәрдерүнең 241 очрагы теркәлгән, нәтиҗәдә 8 кеше үлгән, 243 кеше җәрәхәтләнгән. Узган ел белән чагыштырганда  җәяүлеләр катнашындагы аварияләр  дә, үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр дә арткан. Җәяүлеләрне таптатуның аеруча авыр нәтиҗәләре тәүлекнең караңгы сәгатьләрендә күзәтелә. Бу вакытта күбесенчә киемнәрендә яктылык кайтаргыч элементлар булмаган кешеләр зыян күрә.

 

Район ЮХИДИ бүлекчәсеннән хәбәр итүләренчә, ел башыннан бирле җәяүлеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 15 очрагы теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев