Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Җәяүлеләр кичүе” профилактика акциясе бара

Республикада бу атнада “Җәяүлеләр кичүе” профилактика акциясе башланды.

Әлеге чара җәяүлеләр катнашында юл-транспорт вакыйгаларын булдырмау максатында оештырыла. Быел тугыз айда республикада 3220 авария булган, аларда 238 кешенең гомере өзелгән, 4047 кеше җәрәхәтләр алган. Җәяүлеләр кичүләрендә 196 юл һәлакәте булган, бер бала үлгән, 197 кеше имгәнгән. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда аварияләрдә үлүчеләрнең артуы күзәтелә.

Районда быел җәяүлеләр катнашында бер юл-транспорт вакыйгасы булды. Март аенда Базарлы Матак һәм Урта Биктимер авыллары арасында кичке вакытта автомашина җәяүлене таптаткан иде, ул авария урынында үлде. Җәяүленең караңгы вакытта торак пунктлардан читтә яктылык кайтаргыч элементлар кулланмыйча йөрүе фаҗигагә китерүче сәбәпләрнең берсе булды.

“Җәяүлеләр кичүе”  профилактика ункөнлеге кысаларында ЮХИДИ хезмәткәрләре җәяүлеләргә өстенлек бирмәү, җәяүлеләрнең үзләренең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуы фактларын кисәтү буенча профилактика эшен көчәйттеләр. Караңгыда яктылык кайтаргыч  элементлар куллану зарурлыгына аеруча зур игътибар бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев