Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында ялгызларны һәм авыруларны карауның яңа системасы булдырыла

Безнең районда өлкән яшьтәге 6450 кеше яши. Аларның 767 се ялгыз гомер итә. 2446 әлкиленең физик мөмкинлекләре чикләнгән. Балалар арасында да инвалидлар бар. Алар барысы да чит кеше ярдәменә мохтаҗ. Сүз кыска вакытлы ярдәм турында гына түгел, мондый кешеләрне даими карау, тәүлек буе яннарында булу зарурлыгы турында.

Авыруны кайгырту аның якыннары җилкәсенә төшә. Ләкин еш кына сәламәт туганнарының моның өчен мөмкинлеге булмый, чөнки тормыш алып бару өчен эшкә йөрергә, акча эшләргә дә кирәк бит. Дөрес, Пенсия фонды беркайда да эшләми генә өлкән яшьтәгеләрне карап торучыларга беркадәр акча түли. Әмма ул сумма югалган хезмәт хакы белән чагыштырырлык түгел шул.

Нишләргә? Авыру туганыңны карау өчен кеше яллау бик кыйммәткә төшә, өлкәннәр йортына урнаштыруга да һәркем риза түгел.

Менә шундый катлаулы проблеманы хәл итү өчен Россиядә кешеләрне озак вакыт карау системасы булдырырга җыеналар. “Демография” илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырылучы проектның максаты – үз-үзләрен карый алмаучы гражданнарны өйләрендә я стационарда тиешле социаль һәм медицина ярдәме белән тәэмин итү. Шуңа өстәп аларның якыннарын да авыру туганнарын тиешенчә карарга өйрәтмәкчеләр. Бу Сәламәтлек саклау, Хезмәт һәм мәшгульлек министрлыклары “Картлык шатлыкта” (“Старость в радость”) фонды һәм Стратегик башлангычлар агентлыгының уртак тырышлыгы белән башкарыла.

Район халыкны яклау бүлеге белгечләре аңлатуынча, үз-үзләрен карый алмаучыларны кайгыртуны дәүләт үз өстенә алачак. Дөрес, тулысынча бушлай түгел: авыруны караган өчен күпмедер акча түләргә кирәк булачак. Әмма әлеге сумма зур булмас, диләр алар, чөнки хезмәт өчен түләү өлкән яшьтәге кешенең яисә инвалидның җан башына уртача кеременнән чыгып исәпләнәчәк. Бу керем яшәү минимумыннан түбән икән, хәлсез кешене бушлай караячаклар.

–Озак вакытлы карау авыруга көненә 2 сәгатьтән алып 12 сәгатькә кадәр хезмәт күрсәтүне аңлата. Бу хезмәт инвалидларга һәм өлкән яшьтәге кешеләргә тиеш. Түләү тарифы да күрсәтелгән хезмәтләрне исәпкә алып эшләнелә. Кемгә мондый ярдәм кирәк булачагын социаль хезмәткәрләр ялгыз, яшәүче, 70 яшьтән өлкәнрәк кешеләрнең өйләрендә булып тормыш шартларын өйрәнгәннән соң ачыклаячаклар,–дип аңлатма бирә “Кайгырту” комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең озак вакытлы карау системасы белгече Дания Шәйхетдинова. Аның әйтүенчә, июнь аеннан башлап авыруның хәленең ни дәрәҗәдә булуын бәяли башлаячаклар.

Авыру туганнарын уараучыларны да онытмаячаклар. Алар өчен “Кайгырту” үзәгендә “Өлкән яшьтәгеләрне һәм инвалидларны карау һәм тернәкләндерү мәктәбе” дигән курс оештырылачак. Анда, әйтик, авыруны ничек ашатырга, аның белән ничек аралашырга кирәклеген аңлатачаклар, тернәкләндерүнең техник чараларын кулланырга өйрәтәчәкләр. Белгечләр лекцияләр укып, практик дәресләр үткәрәчәк. Уку бушлай булачак.

Мөгаен, урында ятып авыручы, һәрдаим ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне караучыларда яңа төр хезмәт кызыксыну уятыр. Бу бит аларга зур ярдәм булачак. Өстәмә мәгълүматны “Кайгырту” үзәгенә 20-8-88, 20-8-95, 20-1-31 телефоннары аша эш көннәрендә шылтыратып белешергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев