Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында янгыннарның күпчелеге электр җиһазларын дөрес файдаланмау белән бәйле

Районда былтыр торак секторында 20 янгын булган.

Ачык территорияләрдә  ут-күз чыгуның 8 очрагы теркәлгән, болар нигездә кипкән үлән, чүп-чар яну белән бәйле. Ел дәвамында янгыннарда кешеләр үлү һәм зыян күрү очраклары булмаган.

“Узган ел янгыннарның күпчелеге  электр җиһазларын файдалану кагыйдәләрен бозу аркасында чыкты. Шул сәбәпле 12 янгын булды. 11 очракта “кызыл әтәч” ут белән саксыз эш итү аркасында дөрләде. Мичләрне салу һәм куллану таләпләрен бозу нәтиҗәсендә 5 янгын булды. Һәркем  янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен төгәл үтәсен иде”,–ди янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы Радис Инсапов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев