Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында яшь белгечләр Наталья Амукова һәм Аркадий Ферапонтов гаилә корды

Гаилә кору – кеше тормышында иң бәхетле һәм сөенечле вакыйгаларның берсе. Районыбыз тагын бер яшь гаиләгә артты – Борискинода туып үскән Наталья Амукова һәм Иске Тахталы егете Аркадий Ферапонтов язмышларын бергә бәйләделәр.

Яшь ветеринария табибы Наталья Амукова турында без узган ел ноябрь саннарының берсендә язган идек. Наталья Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясен тәмамлап районга эшкә кайтты һәм менә бер ел инде Чуаш Кичүе терлекчелек комплексында яшь малларның ветеринария табибы булып хезмәт куя. Сөйкемле, ачык йөзле, тырыш, хезмәтен яратып, зур җаваплылык белән башкаручы Натальяны комплекста бик тиз үз иттеләр. Җитәкчеләре аны гел мактап телгә ала.

Узган атнада менә Наталья һәм Аркадий әти-әниләре, туганнары, дуслары белән бергә гөрләтеп туй иттеләр.

–Аркадий безнең авылга дустының туган көненә килгән иде, аның белән шунда таныштык. Ике ел дуслашып йөрдек, инде менә, хисләребезнең ныклыгына инанып, өйләнешергә булдык. Иремнең әти-әниләре мине үз кызларыдай кабул иттеләр. Үземнең туганнарым да Аркадийны бик ошатты,–ди Наталья.

Яшьләр районда төпләнеп калырга булганнар. Алар Борискинода яшәячәк. Моңа кадәр Казанда эшләгән Аркадий профессиясе буенча автомеханик, районыбыз өчен бик кирәкле һөнәр иясе.

–Без авылны яратабыз. Хәзер бит авыл җирендә дә яшәү шартлары шәһәрдәгедән ким түгел. Эштән курыкмаган, тырыш кеше беркайда да югалмый. Бәхетебезнең туган җиребездә булуына ышанабыз,–диләр Аркадий һәм Наталья Ферапонтовлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев