Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында “Яшь имәннәр” лагере балаларны кайчан кабул итәр?

Коронавирус эпидемиясе балаларның җәйге ялына да үз төзәтмәләрен кертте.

Бу җәйдә районда балалар лагерьлары эшләрме? Моның белән кызыксынучы әти-әниләр бик күп. Балалар иҗат йорты директоры Әнисә Гайфуллина әйтүенчә, “Яшь имәннәр” савыктыру лагере 1 июльдән балалар  өчен ишекләрен ачар дип күздә тотыла. Билгеле, бу эпидемиология вәзгыятенә бәйле. Ә лагерьне җәйге сменаларга әзерләү эшләре инде байтактан башланган. Территорияне җыештыралар, төзекләндерәләр, биналарда косметик ремонт ясыйлар. Шулай ук янгыннарга каршы чаралар, талпаннарга каршы эшкәртү алып барыла. Соңгы елларда “Яшь имәннәр”дә шартлар шактый яхшырды, ашханә, йокы корпуслары яңартылды. Биредә бер сменада 50 бала ял итә ала. Быел ничә смена буласы әлегә билгеле түгел.

Бу җәйдә мәктәп яны лагерьларында – 450, хезмәт һәм ял лагерьларында 300 бала ял итәр дип планлаштырыла, ди Әнисә Гайфуллина. Бу лагерьлар 1 августтан эшли башларга мөмкин.

Балаларын савыктыру лагерена ялга җибәрергә теләгән әти-әниләр бүгеннән үк балалар иҗат йортына заявка бирә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев