Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында яшәүче 54 яшьлек ир-ат 112 хезмәтенә ялганлап шылтыраткан өчен хөкем ителде

Районда яшәүче 54 яшьлек ир-ат мобиль телефоныннан 112 хезмәтенә шылтыратып, Казандагы метрополитен станциясендә шартлау булачагы хакында ялган хәбәр җиткергән.

Районда яшәүче 54 яшьлек ир-ат мобиль телефоныннан 112 хезмәтенә шылтыратып, Казандагы метрополитен станциясендә шартлау булачагы хакында ялган хәбәр җиткергән.

112 хезмәте операторы телефоннан әйтелгән әлеге мәгълүматны кичекмәстән Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе кизү частенә тапшыра. Метрополитендагы полиция бүлегенең шәхси составы аякка бастырыла. Полиция кинологлары өйрәтелгән этләр белән метро станцияләрен һәм аларның тирә-юнен тикшерүгә керешәләр, станцияләрне саклау көчәйтелә. Гомумән, шартлау әзерләнү турында хәбәрне тикшерүчеләр метрода һәлакәтне булдырмый калу өчен бөтенесен эшлиләр. Моннан тыш, 112 хезмәте операторыннан алынган хәбәр буенча метро станцияләренә “Газпром трансгаз Казан”  ҖЧҖ нең өч авария бригадасы җибәрелә. Әмма шартлату җайланмасы да, шартлаткыч матдәләр дә табылмый. 

Шартлау булачагы турында ялган хәбәр җиткергән ир-ат район судында хөкем ителде. Суд аны дүрт ел сынау срогы белән шартлы рәвештә өч елга ирегеннән мәхрүм итте. Моннан тыш, ялганчы иргә алда әйтелгән хезмәтләрнең урынга чыгуы белән бәйле матди чыгымнарны капларга, ягъни 40 мең сумнан артык акча түләргә туры киләчәк.

Лилия Шәфикова,

судья ярдәмчесе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев