Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында яшәүче Асия Ислам кызы Абдрахманова үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

10  ноябрь көнне хәзерге вакытта Базарлы Матак авылында яшәүче Асия Ислам кызы Абдрахманова үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

 
Асия апаның әтисе Гыйльманов Ислам Бибай Чаллы авылында туып-үскән, әнисе Галия апа –Иске Алпар авылыннан. Ислам һәм Галия зур хыяллар белән тормыш корып җибәрәләр. 1939 елда гаиләдә беренче бала – уллары  туа. Яшь гаилә бәхетләрен чит җирләрдә сынап карарга була - кечкенә улларын әби-бабасына калдырып, Ярославль шәһәренә китәләр. Тормышлары бераз җайлангач, улларын да үз яннарына алып килергә дип план коралар. Ләкин бу хыял чынга ашмый кала шул –миллионлаган кешеләрнең бәхетен җимереп ташлаган Икенче Бөтендөнья сугышы башлана.
Асия апа 1941нче елда, дәһшәтле Бөек Ватан сугышы дөрләгән көннәрдә дөньяга аваз сала. Ислам абый, сугышка чакыру кәгазе килү белән, авылга - улы, әти-әнисе янына ашыга, алар белән дә хушлашып, фронтка китеп  бара. Галия апаның сагыштан үзәге өзелә, ни эшләргә белми: кечкенә улы авылда, кулында – нәни Асиясе, сөйгәне яу кырларында. Мәхәббәтләре бик көчле булган Ислам белән Галиянең, юккамыни егет кызны бер күрүдә яратып, гомерлеккә дип урлап кайтып, үзенә пар иткән.
Ниһаять, фельдшер-акушер һөнәре  үзләштергән Галия апа бер карарга килә: Асиясен күрше карчыгына калдырып, сугышка китеп бара. Минем һөнәрем анда файданы күбрәк китерер дип фикер йөртә ул, ә төп сәбәп–бик тә Исламын эзләп табасы килә аның. Сугыш уен түгел, чын мәхшәр ул, ничек анда очрашулар булсын соң?! Ләкин Галия өметен өзми, фашистларга нәфрәт хисе белән яна-яна, яралы солдатларны үлемнән коткара, илебезне явыз дошманнан азат итү көннәрен якынайту өчен ир-егетләр белән беррәттән фронтның алгы сызыгында көрәшә. 
Ләкин аяусыз язмыш аңа сынауларны күп әзерләгән икән: сугыш бетәр алдыннан гына авыр яраланып, госпитальгә эләгә, ике аягын да югалта ул. Шуңа күрә әле сугыш тәмамлангач та авылга кайтасы килми аның, туганнарына авырлык китерергә теләми. Алары исә Галия апаның госпитальдә икәнен белешеп, үзләре авылга алып кайталар. Кызганычка каршы, Ислам абыйга сугыштан исән-имин әйләнеп кайту насыйп булмый. Аның фронтта 1942 елда ук хәбәрсез югалуы турындагы “кара кәгазь”не Галия апага 1947 елның 20 гыйнварында тапшыралар. Шулай итеп гаилә бер ояга җыела. Асия дә әнисен авылларында каршы ала. Сабыйны алып калган рус карчыгы, авырып китеп үлсәм, бу бала нишләр, дип куркып, Бибай Чаллысыннан туганнарын чакырткан, нәни кызчыкны авылга озаткан була.
Сугыштан соңгы авыр еллар, ике аяксыз Галия һәм аның ике сабые. Әле дә ярый, балаларның әби-бабасы исән-сау, бабалары тирә-якта дан тоткан балта остасы. Әбиләре Миңнисаны  мәрхәмәтлелеге, уңганлыгы, кешелеклелеге өчен һәркем ярата, хөрмәт итә. Калган туганнары да ярдәмнән ташламый гаиләне. Асия  кечкенәдән үк бөтен эшне эшләргә өйрәнә, бернидән дә куркып калмый, мәктәптә дә бары тик “бишле” билгеләренә генә укый.  
Асия апа Алпар мәктәбен уңышлы тәмамлый. Авылда калып, сыер савучы булып эшли, кыр эшләрен дә башкара. Өч ел рәттән Ярославль шәһәренә барып, торф чыгаруда катнаша, анда да тырышлыгы белән  таныла. Үзбәкстаннан Иске Алпар авылына кайтып йөрүче Эркин Габдрахманов белән алар кичке уеннар вакытында танышалар, ике арада сөю җепләре сузыла. Асия апа белән Эркин тормыш корып җибәрә.
1960 елда олы уллары Рафаэль дөньяга килә. Аннан бер-бер артлы Марат, Газиз, Венера, Флюра , Өмидә туа. Күп балалы гаилә авырлыкларны аз күрми, ир белән хатын балаларны аякка бастыру өчен көне-төне эшли. Эркин абыйның, ни кызганыч, гомере озын булмый, авариягә юлыгып һәлак була.
Бар авырлык Асия апа җилкәсенә төшә. Авыр хезмәтләрне башкарса да, төп игътибарын газиз балаларын тәрбияләүгә бирә ул. Аларны намуслы, миһербанлы, инсафлы, укымышлы  итеп үстерә . Нинди генә эшкә тотынсалар да, җиренә җиткереп башкара Асия апаның балалары. Бүгенге көндә барысы да исән-сау: Мараты белән Венерасы Лениногорск якларында, калганнары Казан шәһәрендә тормыш итә. Төпчеге Өмидә генә ананың йөрәк ярасы –үсмер елларында кинәт авырып киткән, хәзер әнисе тәрбиясендә Базарлы Матак авылында яши .
Асия апа инде яраткан дәү әни – ун оныгы бар аның. Оныклар илебезнең төрле төбәкләренә сибелгән. Себердән, Уфадан һәм башка күп кенә яклардан шалтырата Асия апага Камил, Мәликә, Эмиль,  Наимә, Фәрук, Фәридә. Дүрт оныкчык та бүләк итәргә өлгергәннәр инде алар дәү әниләренә.
–Аллага шөкер, балаларым, оныкларым беркайчан да йөземә кызыллык китермәде,–ди Асия апа. Балаларым барысы да дин кануннарын саклап гомер итәләр, илебез өчен кирәкле һөнәр ияләре булып, мактаулы һәм дәрәҗәле хезмәтләр башкаралар. Мин алар белән чиксез горурланам.
Балалар да әниләрен бик яраталар. Көненә әллә ничә шалтыратып хәл белешәләр, җае чыккан саен янына ашыгалар, бүләк-күчтәнәчкә күмәләр икән.
Асия апаның тырышканнары бушка китмәгән, димәк. Ул бит Үзбәкстанда мәхәллә советында 8 ел сәркатиб булып эшләгән чорда да, Алпар авылында савымчы, терлекче, иген үстерүче хезмәтләрен башкарганда да һәрвакыт алдынгы, башкалар өчен үрнәк  булган. Юкка гына хезмәт ветераны исеменә лаек булмаган инде ул –җитәкчеләр, хөкүмәтебез аның эшчәнлеген шулай бәяләгән.
Сиксән  яшен тутырганда да әле буш утырмый ул, күршеләренә  булышырга да, авыру кызын  тәрбияләргә дә өлгерә. Йөзеннән нур бөркелә Асия апаның, йөрәгеннән, җаныннан шәфкатьлелек хисләре агыла. Һәркем белән елмаеп сөйләшә, ярдәм сорап килгәннәрне беркайчан да кире бормый. Гомерең озын, сәламәтлегең нык булсын, Асия апа!
Фәридә Яруллина,
Лилия Сафина,                                          
Нәби Дәүли исемендәге гимназия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев