Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында яшәүче ханым: “Үзем авыргач кына коронавирусның нинди әшәке чир булуын аңладым”

Бөтен дөньяны хафага салган коронавирус инфекциясе әле дә китәргә ашыкмый. Бу чирне йоктыручылар, вируслы үпкә ялкынсынуы белән авыручылар өстәлә тора. Әлеге яман вирус нәтиҗәсендә үлем очраклары хакында да хәбәрләр килеп ирешә. Шушы көннәрдә генә коронавирустан дәваланып хастаханәдән чыккан райондашыбыз Әлфия ханым (исеме үзгәртелде) әлеге чирнең бик авыр узуы, организмны бик нык какшатуы хакында сөйләде.

– Бу авыру хакында сөйлисем дә килми, чөнки бик нык газаплар кичердем. Бүтәннәргә сабак булсын, әшәке вируска җиңел карамасыннар дип кенә үз башымнан узганнарны сезгә җиткерергә булдым. Минем бөтен гаиләм авырды – ирем дә, балаларым да. Алар чирне җиңел кичерделәр. Миңа исә авыр формадагысы эләкте.

Аның иң беренче билгесе – хәлсезлек. Аяк атларга да хәлең булмый, бернигә күңелең күтәрелми, гел ятасы гына килеп тора. Бөтен тәнең авырта. Ковидның симптомнары ОРВИныкы кебек, дигәнне дә ишетергә туры килде. Юк, алай түгел, бу чир күпкә авыррак. Ул төрле организмга төрлечә тәэсир итәдер, әмма шунысы хак: ул һәр күзәнәгеңә үтеп керә, эчтәге барлык әгъзаларың сызлый. Ис, тәм тоймыйсың, аппетитың бетә, тормышта берни дә кызыксындырмый башлый.

Ике көн хәлсезләнеп йөргәч, җиңелчә ютәл башланды, температура күтәрелде. Узмасмы, дип дарулар эчтем. Алар тәэсирендә температура төшә, манма тиргә батасың, хәлең бераз уңайланган кебек була. Әмма бу вакытлыча гына, кабат температура күтәрелә, бөтенләй урын-җирдән тора алмый башлыйсың. Күкрәк кыса, еш-еш сулыш аласың. Күкрәк читлегендә   авырлык, аркаң, аякларың сыкрый, эчеңдә нәрсәдер барлыгын тоясың.

Тора-бара температура 39 градуска кадәр күтәрелде, дарулар белән дә төшереп булмый башлады.

Шундый хәлдә мин Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсенә килеп эләктем. Миндә COVID-19 инфекциясе, ике яклы вируслы пневмония ачыкланды.   Компьютер томографиясе үпкәләремнең 50 проценты зарарланган булуын күрсәтте. Бу шулкадәр  мәкерле чир, ул бөтен әгъзаларга, шул исәптән баш миенә, нерв системасына тәэсир итә. Йоклап китәргә куркасың, чөнки күзең йомуга саташа, бастырыла башлыйсың. Өстемә еланнар килә, мәрхүм каенана-каенатам каршыма килеп басып, үзләре янына чакыралар иде.

Хастаханәгә ятып дәва ала башлагач хәлем әкренләп уңайлану ягына китте. Рәхмәт, табиблар бик тырышып дәвалыйлар. Биредәге медицина хезмәткәрләренең эшләре бик авыр. Шушы эссе көннәрдә алар махсус саклану костюмнарыннан эшләргә мәҗбүрләр. Ике кат перчатка, ике кат күзлек кигән килеш венаны табып укол ясау, система куюның ничек катлаулы булуын күз алдына китерәсездер. Әмма алар үз бурычларын ахыргача җиренә җиткереп башкарырга тырышалар. Үзләре дә авыру йоктырып шушы хастаханәдә дәваланып ятучы медиклар әллә никадәр.

Бүген мин дәваланып хастаханәдән чыктым. Соңгы ике анализ да организмымда ковид инфекциясе булмавын күрсәтте. Үпкәләрнең зарарланган өлеше инде 15 процент кына калган. Шулай да мин сау-сәламәт түгел әле. Тәмам терелеп беткәнче дәваланырга, үз-үземне бик сакларга кирәк булачак. Инде организмда өзлегүләр калмасын, барысы да әйбәт булсын иде.

Ә бит әле дә коронавирусның куркынычын аңларга теләмәүчеләр, аңа хәтта ышанмаучылар бар. Һәркем төшенсен иде: бу бик әшәке вирус. Ул бигрәк тә хроник чирләре булганнар, шикәр диабетлы, югары кан басымлы, йөрәк авырулы кешеләр өчен куркыныч. Хастаханәдә ятканда төрле хәлдәгеләрне күрергә туры килде.

Райондашларга мөрәҗәгать итеп әйтәсем килә: зинһар өчен авыру йоктырудан сакланыгыз. Үзегез чирләп китсәгез, температурагыз күтәрелсә, өйдән чыкмагыз, кешеләр белән аралашмагыз. Һәркем үзен генә түгел, башкаларны да сакларга бурычлы. Эпидемия вакытында кунакка йөрешүләрне онытып торырга кирәк. Дистанция саклауның, битлек-перчатка киюнең мөһимлеген дә мин бик яхшы аңлыйм хәзер. Авырып китсәгез, үз белдегегез белән дәваланып вакытны сузмагыз. Болай авыруны катлауландырасыз гына. Мөмкин кадәр тизрәк табибка мөрәҗәгать итегез.

Мин боларның барысын да үз башымнан кичкәнгә әйтәм. Саулыгың какшаса, дөньяда бернинең дә кызыгы юк. Сәламәт булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев