Әлки районында яшәүче Петр Феоктистов өстеннән машина үтсә дә исән калган
Гомере буе машина йөртүче булып эшләгән кеше белән аның тормышы хакында сөйләшеп утырасың икән, күңелдә бу җыр юллары ирексездән туа. Ул бит хәзерге машиналарда гына рульне көчәйткечләр, автомат тапшыру тартмалары бар. Ә менә элеккеге шоферларга (үткән гасырныкыларга дисәң дә була!) вакыт-вакыт рульне бармаклары зәңгәрләнерлек итеп кысарга туры килгәләгән. Ул заманда юллары да нинди иде бит аның!
Менә шул заманнар, начар юллар турында без Петр Васильевич Феоктистов белән аның җылы, иркен өендә сөйләшеп утырдык.
–Шофер булып гомер буе эшләдем һәм ниләр генә күрмәдем мин! Автобус белән Саескан тавы астына да оча яздым, гарнизон штабында сугышчан машинада да хезмәт иттем, йөк машинасы астында да калдым. Ярты Россияне машинада үттем мин! Искә төшерә башласаң, үзем дә аптырашта калам,–дип, хәтерен яңарта-яңарта дулкынланып сөйләде ул кичергәннәре хакында.
Петр Васильевич Яңа Нохрат авылыннан. Бу авыл күптән юк инде. Ә аның яшьлегендә әле 30 лап йорт булган. Авылда дус-тату халык яшәгән.
–Әти белән әнинең алты баласы булды. МТС- та эшләгән әтигә бронь биргәннәр, аны сугышка алмаганнар, шуңа күрә мин 1943 елда туганмын. Әти көннәр буе эштә, безне ашату, үстерү әнием Елизавета Павловна өстендә булган. Башта үзебезнең авылда, аннары Баллыкүлдә укыдым, соңрак Базарлы Матак мәктәбен тәмамладым,– дип үзенең сугыштан соңгы авыр балачагын искә төшерде Петр Васильевич.
Мәктәптән соң ук егет дүрт айлык курслар бетерә һәм ике ел тракторчы булып эшли. Аннары армия, ракета гаскәрләрендә өч ел ярымлык хезмәт. Үзе әйткәнчә, гарнизон штабында сугышчан машинада кизү тора ул. Бертуктаусыз руль артында! Үзенә тиешле өч елны хезмәт иткәч, әле тагын ярты ел яшьләрне өйрәтә. Армиядән тәҗрибәле шофер булып кайта Петр.
–Солдаттан кайтуга хуҗалыкара төзелеш оешмасына эшкә килдем. Аның җитәкчесе Салих Һадиевич Cафин иде. Бөтен район буенча төзелешләр бара, зур терлек фермалары коралар. Материалны кайдан гына ташымадык. Ә юллар бик начар иде. Ышанасыңмы, юкмы, Апактагы кирпеч заводына куна бара идек бит. Юлларда ниләр генә булмады. Берчак шулай Әлморзадан кайтып барабыз (андагы сыерлар абзарына төзелеш материаллары ташыдык). Биктимергә килеп җиттек, мин алдан барам, артта шулай ук йөк машинасы белән Леня Сашин кайта. Акрын гына кар ява, ә минем алда чып-чын буран. Мин моның нидән икәнен аңлап та бетермәдем, карыйм, К-700 тракторы бара. Узыйм моны, дип уйладым. Ә ул кискән наратларны сөйрәп кайта икән, агач ботаклары юлда буран күтәргән дә инде. Ә мин бит күрмим, шулай ялгышып бүрәнә өстенә менеп тә киттем. Кабина ишеге ачылды да, мине юлга очырып та төшерде. Ә “ЗИЛ” кырга кереп китте. Леня бит мине күрмәде һәм машинасы белән өстемә менде! Ярый әле юлда буйга ятам, аркылы түгел. Леня үз машинасын туктатты, төшеп минеке янына килде, мине эзли. Ә мин аңа: “Кемне югалттың, Леня?” Күрәсең, исән калдым,–дип дәвам итте тормыш хикәяләрен сөйләвен Петр Васильевич. Ә без аның хатыны Ольга Михайловна белән сулыш алырга куркып тыңлап утырдык.
Хуҗалыкара төзелеш оешмасында 17 ел эшләгәннән соң (аларның дүртесен кранчы булып хезмәт куя) Петр Васильевич Куйбышев автотранспорт предприятиесенә күчә һәм Казан, Чаллы шәһәрләренә автобуста пассажирлар йөртә башлый. Яшьлегендә студент булган өлкәнрәк әлкилеләр тыгызлап халык тутырылган ул ПАЗикларны, Кама аша паром кичүен, ике сум өч тиен торган автобус билетларын онытмаганнардыр. Әнә шул автобусларның берсендә эшли дә инде әңгәмәдәшем. Ул вакытларны исенә төшереп үзе дә шакката.
–Хәтерлисеңме, безнең рейс автобусы Камага очты, кешеләр үлде? Минем белән дә нәкъ шундый хәл аз гына булмый калды. Паромга чират әллә кая, Саескан тавына килеп җиткән урында ук башлана иде бит. Төшәм шулай таудан. Кинәт тормоз эшләми башлады. Нишләргә? Педальгә кат-кат басам, үзем рульне әйләндерәм. Ничек кырга борылып кереп киткәнбездер! Юкса, бәла зур буласы иде,–дип дәвам итә хикәясен Петр Васильевич.
Аны тыңлыйм да, уйлыйм: мөгаен, беренче тапкыр рульгә утыруга Петр Феоктистовка күкләрдән фатиха төшкәндер. Ә хатыны Ольгага үзенең Петясын рейслардан көтеп алу нинди авыр булгандыр! Ә бит ул чакларда кесә телефоннары юк иде. Ире берничә көнгә китеп бара, Ольга ике улы белән көтә дә көтә. Нигездә партия-совет органнарында эшләсә дә, эчтән генә шофер иренең иминлеге хакында Ходайга күп тапкыр ялваргандыр, мөгаен.
–Петр Васильевич, ә талоныгызда тишекләр күп була идеме?–дип сорадым мин, ул вакытларда шоферларның ГАИ хезмәткәрләре кагыйдә бозган өчен талоннарын тишкәнгә ничек борчылуларын исемә төшереп.
–Гомеремдә ике генә булды анысы. Шуның да берсе армиядә: иртә таңда командирны частькә алып бардым, ялгыш йөк машинасы хәрәкәте тыелган җирдән узганмын. Икенчесе соңрак булды. Бервакыт шулай кыш көне буранлы юлда катып басып торган балалы хатынны кабинама утырттым. Берәр километр үттек микән, ГАИ хезмәткәре туктатты. Кабинаңда ник артык кеше йөртәсең, ди бу. Соң, мәйтәм, жәл бит, туңып үләләр! Ә ул: “Тиеш түгел!” диде дә талонымны тишеп тә куйды. Әйе, бик кырыс милиционерлар да очрый иде шул,–ди карт шофер.
Ул районда беренче булып халыкка газ баллоннары ташый башлаган. Ә хәзерләүләр конторасында эшләгәндә көннәр буе авылларга барып ит, тире җыйганнар, караңгыда да йөрергә туры килгән. Шунда Петр Васильевичның күзләре начаррак күрә башлаган. Шоферларга хас һөнәри авырулары тагын бар әле – аркасы да авырта, аяклар да сызлый…
Феоктистовның ничә йөз-мең чакрым юл узганын беркем санамаган. Россиянең җимерек юлларыннан ярты илне йөреп чыккан ул. Искә төшерердәй әйберләр күп, китап язарга була. Бүген инде ветеран шофер лаеклы ялда. Хатыны белән Базарлы Матакта тәрәзәләре урманга карап торган иркен, матур өйдә яшиләр. Тагын бер елдан алтын туйларын билгеләп үтәчәкләр. Янәшәләрендә уллары Андрей, киленнәре Таня гомер итә. Балалар әти- әниләренә төрлечә ярдәм күрсәтәләр.
–Рәхмәт балаларга, алар безнең өчен терәк. Без бик әйбәт яшибез, өебездә бөтен уңайлыклар бар. Пенсия дә җитә. Саулык кына булсын,–ди Ольга Михайловна. Петр Васильевич ризалашып башын кага.
–Көннәрегезне ничек үткәрәсез? Урман янәшәдә генә, мөгаен, җиләккә, гөмбәгә йөрисездер?–дип кызыксынам.
–Юк ла, без урманга сирәк барабыз. Кечкенә “Ока” машинабыз бар. Шуның белән кибетләргә, эш буенча чыккалыйбыз. Өебез зур бит, бакча да бар, эш күп, вакыт җиткерә алмыйбыз,–ди хуҗабикә.
…Феоктистовларның өе алдында иске сары автобусның рамнан салдырып алынган кузовы тора. “Ул гамәлдән чыккан инде, мин аны баз өсте итеп җайладым”,– дип аңлатты Петр Васильевич. Икәү уйлаштык та, истәлеккә рәсемгә төшү өчен шуннан да яхшы урын булмас дидек. Әнә шундый автобус руле артында утырып, авыр да, еш кына куркыныч та йөзләгән километр юллар узган бит ул. Алар ветеран хәтереннән һич җуелмас.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев