Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында яшәүче сугыш ветераннарына РФ Дәүләт Думасы депутаты бүләкләрен тапшырдылар

РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинның ярдәмчесе Ирина Волостнова безнең районга килеп Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарыбызга бәйрәм күчтәнәчләре тапшырды.

Ул Түбән Әлкидә яшәүче Хаҗим ага Фәхретдиновны, Югары Әлкидән Мәхмүт ага Хәйдәровны һәм Татар Төгәлбәеннән Нургазиз ага Хисмәтовны депутат исеменнән Бөек Җиңү көне белән тәбрикләде, саулык-сәламәтлек теләде, алар турында кайгыртып яшәүче балаларына рәхмәт әйтте.

Сугыш ветераннарына бүләкләрне “Хәйруллин фонды” әзерләгән. Тәмле күчтәнәчләр салынган пакетлар белән сугышта катнашучыларны гына түгел, тыл хезмәтчәннәрен һәм сугыш толларын да (барысы 259 данә бүләк) сөендерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев