Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында яшәүчеләр авыр чир белән көрәшүче Айгөл Фазыйловага ярдәм йөзеннән акча җыюны дәвам итә. Фото

Авыр чир белән көрәшүче, ялгызы бала үстерүче якташыбыз Айгөл Фазыйловага ярдәм кулы сузучы райондашларыбыз арта бара.

Айгөлнең авыр язмышы  хакында газетада  язып чыгуга, төрле авыллардан аңа аталап  ярдәм китерә башладылар. Атна-ун көн эчендә 20 мең сум акча җыелды. Иске Камка җирлеге (Айгөлнең әнисе Гүзәлия шушы авылдан булган) башлыгы Фәргать Әкбәров аны Казанга Айгөлгә илтеп тә тапшырды. Айгөл редакциягә шылтыратып, үзенә ярдәм иткән һәр кешегә ихлас рәхмәтләрен җиткерүне сорады. “Һәммәгезгә исәнлек-саулык телим. Үзем дә авыруга бирешергә уйламыйм әле, улым хакына бөтен көчемне куеп көрәшәм”,–диде ул безгә.

Ә райондашларыбыз Айгөл һәм Әмирнең хәлләре белән һаман кызыксынып, алар өчен борчылып торалар. Акчалата ярдәм китерүчеләр дә бар. Рафаэль Ибәтуллин, Данир Сөләйманов, Гөлнара Мәрдиева, Рамилә Гайнетдинова, Гөлфия Камалова (барысы да Базарлы Матактан) җылы теләкләр белән ярдәм кулы суздылар. Таһир Әһлиуллин гаиләсе 5 мең сум акчалата ярдәм күрсәтте. Барыгызга да зур рәхмәт, игелекле райондашларыбыз. Сезнең амәнәтегез тиздән Айгөлгә тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев