Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында яшәүчеләр авыр чиргә дучар якташлары Айгөл Фазыйловага ярдәм күрсәтә

“Безгә ярдәм кулы сузган һәркемгә чиксез рәхмәтемне белдерәм”, – дигән Айгөл Фазыйлова

Кеше кайгысына битараф булмау, бүтәннәрнең хәленә керү, авырлык килгәндә ярдәм кулы сузу – адәм баласының иң күркәм сыйфатларыдыр, мөгаен. Ярый әле әйләнә-тирәбездә андый мәрхәмәтле кешеләр бихисап.  Казанда яшәүче якташыбыз Айгөл Фазыйлованың (аның мәрхүмә әнисе Иске Камка авылыннан) аянычлы язмышы турындагы язма газетабызда дөнья күргәч, күпләр әлеге хәлләрне күңелләренә якын алганнар, Айгөл һәм аның улы өчен ихластан борчылганнар.
31 яшьлек Айгөл Фазыйлова дүрт ел инде яман шеш белән көрәшә. Аның чире бик азган, күп әгъзаларына таралган. Алты яшьлек улын ялгызы үстерүче Айгөл баласының киләчәге өчен бик кайгыра. Күптән түгел федераль каналларның берсендә алар катнашында тапшыру да булды. Анда Айгөл турында “Улын тәрбиягә алырлык яхшы гаилә эзли” диделәр.
Иске Камка авыл җирлеге башлыгы Фәргать Әкбәров берничә ел  инде Айгөл Фазыйлова белән аралашып, ярдәм итеп тора. Алар аның әнисе белән классташлар булганнар.
–Мин Айгөлгә алар турында район газетасында мәкалә басылуын, кешеләрнең аңа ярдәм итәргә теләп акча җыя башлавын әйттем. Ул үзләренә булышлык күрсәткән һәркемгә чын ихластан рәхмәтле,–ди Фәргать Әкбәров.
Телевизордагы тапшырудан соң бик күпләр    шылтыратып, улы Әмирне үз гаиләләренә алырга әзер булуларын хәбәр иткәннәр. Безнең районнан да бер пар баланы тәрбиягә алырга теләк белдергән.
–Әмма Айгөл улын яныннан җибәрергә теләми. Исән чагында аны үзем карыйм, үзем үстерәм, ди. Рәхилә апасына бер елга опекунлык рәсмиләштергәннәр. Бер елда ни буласын кем белә, ди Айгөл. Табиблар минем бу хәлдә исән булуымны могҗизага тиңлиләр. Мин ничек тә яшәргә, чиргә бирешмәскә тырышам әле, улым өчен яшәргә кирәк, ди. Аларга Президент Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча байтак булышлык күрсәтелгән. Әмма бүгенге кыйммәтле тормышта бу гаиләгә ярдәмнең ниндие дә артык түгел,–диде безгә Фәргать Әсхәт улы.
Газетада мәкалә басылганның икенче көнендә үк редакциягә Айгөлгә аталап акчалата ярдәм китергән Гаваз Гайнуллинга, шулай ук Лилия Яруллинага, Раил Маннановка, Айрат Гибадуллинга, Минәлим Умеровка, Гөлнур Сафинага, Лилия Гыйләҗевага, Равил Нургазизовка (барысы да Базарлы Матактан), Ташбилгедән Розалия Абдуллинага, Бибай Чаллысыннан Рафика Мәрдегалләмовага, Каргадан Гөлкәй Фәттаховага, Иске Алпардан Рафаил Гатауллинга  рәхмәтләребезне җиткерәбез. Базарлы Матакта яшәүче тыл ветераны Ираида Казнова, Абдул Салманнан Флера Җиһаншина да пенсия акчаларыннан авыру анага өлеш чыгардылар. Район үзәгендә яшәүче Рафаэль Сөнгатуллин исә “шифасы тисен” дип, өч литрлы банка белән бал китерде. Редакция хезмәткәрләре дә бу саваплы эштән читтә калмады.
Игелегегез өчен һәммәгезгә рәхмәт. Сезнең ярдәм якын көннәрдә Фәргать Әкбәров аша Айгөл белән Әмиргә тапшырылачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев