Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында яшәүчеләрне су басу куркынычы турында кисәтәләр

Язгы боз мәкер була, юкка гына борынгылар аның мендәр калынлыгына да ышанмаска кушкан

Елгалар ачылыр алдыннан боз көпшәкләнә, тиз ярыла. Боздан йөрү хәзер бик тә куркыныч. Тәҗел кирәге булмаса, бозга басмавың хәерле. Инде бик кирәк икән, кулга озын таяк алып, бозның ышанычлымы икәнлеген тикшерергә кирәк. Яр буйларында боз аеруча ышанычсыз, мондый җирләрдә сак һәм уяу булыгыз. Яшькелт яисә зәңгәрсу төстәге боз нык, ә менә сөт төсендәге, көлсу-саргылт боз көпшәк була, тиз ватыла, ишелә. Кар күмгән боз да күңелсез сюрпризлар әзерләргә мөмкин.

Агым тиз, су тирән урыннарда, сазлы яр буенда, төптән чишмә бәреп торган җирләрдә, күпер асларында, камыш ише су үсемлекләре булган урында бәз бигрәк тә юка, андый җирләрне ерактан әйләнеп үтү хәерле.

Инде боз ватылып, суга килеп төшкәнсез икән,  паникага бирелмәгез: кулларны ике якка сузып, бәзга таяныгыз һәм гәүдәгезне горизонталь хәлгә китерегез. Башта бозга бер аякны чыгарып, гәүдәгезне борып, икенчесен дә судан чыгарыгыз һәм тиз-тиз бозга тәгәрәгез. Кискен хәрәкәтләр ясамыйча куркыныч урыннан читкә китәргә тырышыгыз. Көчегезне саклагыз. Судан чыгуга киемнәрне салып, алыштырырга корысы булмаса, суын сыгып, кабат киеп куегыз. Ярдәм чакырыгыз.

Суга батучыны күрсәгез, аңа башта сүз кушыгыз, ярдәм итәсегезне әйтегез. Бу аңа көч өстәячәк. Батучыга озын таяк, бау, шарф, такта ише әйбер сузыгыз. Ә менә кулыгызны сузу куркыныч – үзегез дә суга чумарга мөмкин.

Судан тартып чыгаргач, кешене җылыту, пульсы булмаса, йөрәккә массаж, ясалма сулыш алдыру кебек чаралар күрергә кирәк. Һәм ничек тә тизрәк дәвалау учреждениесенә озатырга тырышыгыз.

 

Су басу куркынычы булганда нишләргә?

Яз үзенекен эшли – көннән-көн күтәрелә барган температура кыш буе яуган кар тауларын эретә. Елга-буаларда су күтәрелеп, тирә-якны су басу куркынычы шактый югары быел. Мондый чакта кешеләргә, бәла-казадан ничек сакланырга? Коткару хезмәте белгечләре түбәндәге чаралар турында онытмаска киңәш итә.

Су басу куркынычы булган җирләрдә яшисез икән, алдан ук документларыгызны, кыйммәтле әйберләрне, 2-3 көнлек ашамлык запасын, тәҗел кирәк булырдай нәрсәләрне алдан ук әзерләп куегыз. Милек-мөлкәтне чормага, түбәгә менгезеп куярга онытмагыз. Су басу хакында хәбәрне ишетүгә, аны тирә-күршеләрегезгә дә җиткерегез, ишек-тәрәзәләрне әйбәтләп ябып, өйдән чыгып китегез һәм эвакуация пунктына барыгыз.

Әгәр инде су басу кинәт булып, куркыныч зонада калгансыз икән, өйнең икенче катына я түбәсенә, агач башына, башка биек җиргә менәргә тырышыгыз.

Коткаручылар килеп җиткәнче кайда икәнлегегезне күрсәтердәй сигнал бирегез, кычкырыгыз. Су эчендә калганда авыр өс киеменнән котылырга, суда батмый торган бүрәнә ише әйберләргә ябышырга кирәк. Батучы кешене күргәндә аны ничек тә коткарырга тырышыгыз, көймәләр булганда беренче чиратта балаларны, хатын-кызларны, картларны эвакуацияләргә кирәк.

Язгы ташулар китеп, өегезгә әйләнеп кайту мөмкин булгач та уяулыкны онытырга ярамый. Өйнең, башка бинаның идән-түшәменә зыян килмәгәнме, ишелү куркынычы юкмы, электр чыбыклары өзелеп, асылынып тормыймы – боларны ачыкламыйча өйгә керергә ашыкмагыз.

Өй эчендә ут кабызганда сак булыгыз – газ торбалары, приборлар зарарланып, газ чыгып тормаганмы, шартлау куркынычы юкмы? Су тигән ашамлыкларны кулланырга ярамый.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев