Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында өйдән торып уку: балалар тырыша, ата-аналар нишләргә белми

Дөньяга таралган “таҗлы” вирус эпидемиясе сәбәпле озайтылган язгы каникуллар тәмамланып, бу атнада укучылар дүртенче чирекне башлап җибәрделәр. Әмма парта артларында, класс-кабинетларда түгел, өйләрендә укый алар бүген.

Кемнең каршында компьютер, ноутбук, планшет, алары булмаганнар  смартфоннан файдалана. Шулай итеп күзгә күренмәс вирус безне алгарышка зур адым ясарга мәҗбүр итте – “Цифрлы” тормышка күчтек. Мөгаен, бер яманның бер яхшысы дигән мәкаль бу очракка бик ярашлыдыр...

Укытучылар яңа шартларда ничек укыта? Әти-әниләр балаларын  тыңлата аламы? Укучылар “цифрлы”  мәктәпне ничек кабул итә соң?

 

Фәнүзә Нотфуллина, Югары Әлморза мәктәбе:

–Күз курка, кул эшли, диләрме әле? Баштарак шикләребез  булса да, әйбәт кенә эшләп киттек әле. Бөтен мәктәбебезгә 26 укучы гына булу да ярдәм итә. Укытучылар 2-5 бала белән дәрес үткәрәләр. Нигездә ватсапта эшлибез: тема аңлатабыз, биремнәр җибәрәбез. Электрон көндәлек аша да эшләп була. Өлкән сыйныфларны укыту ансатрак, алар бит гаджетларны әйбәт белә. Һәр сыйныф өчен компьютерда эшләү нормативлары бар. Әйтик, башлангыч сыйныф баласы экран каршында 20-25 минуттан артык утырмаска тиеш. Бишенче-алтынчылар өчен норма 30 минут, җиденче-унберенчеләр өчен 35 минут. Зарланырга урын юк. Интернет тизлеге, билгеле, бераз аксый. Ул бит ике  якта да (укытучы-укучы) 10 мегабайттан ким булмаска тиеш. Мондый хәл озакка сузылмас дип өметләнәбез, чөнки барыбыз да мәктәбебезне сагындык.

 

Гүзәл Миңнебаева, Базарлы Матак:

–Улыбыз сигезенче, кызыбыз өченче сыйныфта укыйлар. Олысы бөтенесен диярлек үзе башкара. Ул ЗООМ платфлормада теркәлде, үзенең идентефикация номеры, пароле бар. Укытучылары дәресләрне конферец-элемтә режимында алып бара, ягъни барлык укучылар да гаджетларын берьюлы  кабызып, мөгаллимнәрен һәм бер-берсен күреп, аралашып эшлиләр. Дәфтәр-китаплары алларында. Өстәмә видеодәресләрне Учи.ру платформасыннан алалар. Улым кичке 10 сәгатьтән соң гына РЭШ платформасына күчә, аңарчы анда кеше күп була. Аңа минем ярдәм кирәкми диярлек.

Ә өченче сыйныфтагы кызым белән үземә дә утырырга туры килә. Икәүләп тырышабыз. Билгеләр дә куялар укытучылар. Әлегә менә шулай... Балалар өчен дә, безгә дә бу яңалык файдалы тәҗрибә, дип саныйм. Чөнки цифрлы технологияләр көннән-көн тормышыбызда күбрәк урын ала бит.

 

Мария Миндрюкова, Югары Кәчи:

–Ә, безнең өйдә хәзер бик “күңелле”! Ике улыбыз укучылар. Берсе ноутбукта, берсе телефонда! Укытучыларыбыз төркемнәр булдырды, биремнәр җибәрәләр, эшләрне тикшерәләр. Җиденчедә укучы улыбыз Учи.ру да белем ала. Анда биремнәр шактый катлаулы, аңлату аз, үзеңә күбрәк тырышырга туры килә. Кайчак интернет та “катып” кала. Үзебез эштә, шулай да контрольдә тотарга тырышыбыз. Ялкаулансалар, кайчак миннән эләгә дә үзләренә. Түбән Кәчи мәктәбе коллективына зур рәхмәт! Балаларны болай укыта башлагач, укытучыларыбызга хөрмәтебез бермә-бер артты!

 

Олеся Ямушкина, Борискино:

–Сорамагыз да хәлләребезне! Кайчак елыйсыларым килә башлый! Өч бала укытабыз бит өйдә! Ярый әле тугызынчыда укучы улым Роман белән алтынчы сыйныфта укучы кызым Мария нигездә барысын да аңлыйлар, мөстәкыйль эшлиләр. Ә менә Матвей белән азапланып та карыйбыз кайчак!

Интернет әйбәт, вай-фай да бар, Летай да. Компьютер, смартфон… Кичке сәгать  тугызга чаклы биремнәрне эшләп җибәрергә кирәк. Нишлисең, бергәләп тырышырга туры килә! Әлегә “4” һәм “5” кенә алабыз. Балаларны ачуланаммы? Була инде, кайчак түзә алмый йортка чыгып китәм тынычланырга. Дәү әниебез җыеп тора үземне, “кычкырма балаларга, алай бернәрсәгә ирешә алмыйсың!”–ди. Укытучыларыбызга Алла ярдәм бирсен! Рәхмәт яусын аларга! Һәм тизрәк балалар мәктәпкә китсен иде инде. Үзләре дә бик сагыналар.

 

Зөһрә Әһлиуллина, Урта Әлки:

–Мин Түбән Әлки мәктәбенең 11 нче сыйныфында укыйм. Без бу класста икәү генә. Интернет аша укытучылар белән видеоконференция режимында аралашабыз. Эшләребезне фотога төшереп җибәрәбез, укытучы тикшерә. Мин РЭШ һәм Открытая школа платформасында эшлим. Быел бит БДИ тапшырасыбыз бар, шуңа да күп укыйм, мөстәкыйль рәвештә өстәмә дә шөгыльләнәм. Хыялым – Казан федераль университетына керү. Укытучы буласым килә. Кем белә, бәлки миңа киләчәктә үз укучыларымны менә шулай дистанцион укытырга туры килер...Өйрәнә тору комачауламас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев