Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында йөк машинасының прицебына ут каба

16 сентябрь иртәсендә “Алексеевск-Югары Колок” автомобиль юлының Чуаш Кичүе һәм Әхмәт авыллары арасындагы участогында “Скания” автомобиленең тагылма арбасы янып китә.

 Автомобиль йөртүче утны үзе генә сүндерергә тырышып карый. Әмма моның нәтиҗәсез эш икәнен белгәч, янгын сүндерү хезмәтенә шылтырата. Янгын сүндерүчеләр килгәндә прицепны ут чолгап алган була инде. Янгын сүндерү расчеты утны тиз йөгәнли. Шулай да янгын нәтиҗәсендә прицеп һәм анда булган автозапчастьләр юк ителә. Әлки һәм Спас районнары буенча янгын күзәтчелеге баш дәүләт инспекторы Радис Инсапов әйтүенчә, янгынның сәбәбе – тәгәрмәч дискының бик нык кызуында. Дисктан ут арбага күчкән. Бәхеткә, шофер зыян күрмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев