Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында юбилейларга багышланган хоккей бәйгесе узды

Бүген, 7 гыйнварда, “Алинә” универсаль спортзалы янындагы хоккей тартмасында ТАССР төзелүгә 100 ел, Әлки районы оешуга 90 ел тулуга багышланган бәйге узды.

Иң беренче булып бозга Иске Матак һәм Түбән Әлки яшьләре командалары чыкты.

Бу ике авылда да хоккей спорты соңгы елларда бик популярлашты. Түбәнәлкилеләрнең бертуган эшмәкәр Шәйхетдиновлар төзеткән заманча хоккей тартмасы бар. Район җитәкчелеге аларга спорт киемнәре алуда ярдәм итте. Иске Матакта хоккей тартмасы кулдан эшләнгән, әмма төзек, каралган хәлдә. Аларның хоккей экипировкасы да юк. Дөрес, кайбер спортчылар форманы үзләре сатып ала алган.

Беренче раундта Түбән Әлки командасы өстенлекне үз кулына алырга тырышты. Беренче алканы да искематаклылар капкасына әлеге командадан Фәнил Фәттахов кертте. Әмма бу аларның соңгы голы булды. Иске Матак уенчылары инициативаны үз кулларына алдылар һәм, бер-бер артлы дүрт гол кертеп, бу очрашуда ышанычлы җиңү яуладылар.

Соңрак Базарлы Матак командасы 5:4 исәбе белән Түбән Әлки хоккейчыларыннан өстен булуын раслады.

Финал очрашуында Иске Матак һәм Базарлы Матак уенчылары җиңү өчен көрәштеләр. Уен бозны кыздырырлык киеренке барды. Искематаклылар көндәшләре капкасына дүрт алка кертеп, үзләренекенә бары берне генә үткәрделәр. Шулай итеп, Иске Матак командасы республика һәм район юбилейларына багышланган бу ярышның абсолют җиңүчесе булды.

Икенче урында – Базарлы Матак, өченче - Түбән Әлки командалары.

Иң актив һөҗүмче дип Иске Матак командасы уенчысы Денис Ирдинкин танылды. Ул Казан физкультура һәм спорт институтын тәмамлаган.

Уеннарда  тренер Фәнис Сәгыйров хөкемдарлык итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев