Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Югары Әлки клубында капиталь ремонт, ә Чуаш Борнае мәдәният йортының яңа бинасы төзелә башлады

Республика программалары нигезендә Югары Әлки клубында капиталь ремонт, ә Чуаш Борнае мәдәният йортының яңа бинасы төзелә башлады.

Ике объектта да төзелеш эшләрен “Строитель и К” оешмасы егетләре башкара.   Югары Әлки клубында инде җылылык торбалары яңага алыштырылган, бинаның түбәсе сүтеп алынган. Биредә идән-түшәмнәр, түбә, ишек-тәрәзәләр, шулай ук электрүткәргечләр яңартылачак, җылы бәдрәф, канализация булачак. Зур тамаша залы хисабына китапханә мәйданы да берникадәр арттырылачак, ди мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина.

Чуаш Борнае авылы мәдәният йорты да бик тузган иде. Биредә төзеләчәк яңа бинада 50 урынга исәпләнгән клуб һәм китапханә  булачак. Бинаның инде нигезе салынган, төзелеш материаллары кайтарылган. Район мәдәният хезмәткәрләре, өмәләр үткәреп, төзелеш эшләрендә ярдәм итәләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев