Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында ЮХИДИ акциясе: автобус йөртүчеләрне тикшерәләр

11 августтан 18 енә кадәр районда "Автобус" операциясе үткәрелә.

Автоинспекторлар бу чорда пассажир транспорты йөртүчеләргә аеруча игътибар бирәләр. Автобус шоферларының юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуын кисәтүгә юнәлтелгән тикшерүләр оештырыла. Йөртүчеләрне туктаткач, ЮХИДИ инспекторлары алар белән аңлату-әңгәмәләр үткәрәләр.

Мондый операцияләрнең максаты—автобус йөртүчеләрнең аварияләр чыгаруына юл куймау. Район ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рәмзил Вәлиуллин әйтүенчә, бу елның җиде аенда автобус йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуының биш очрагы теркәлгән. Шул исәптән бер йөртүче руль артында исерек хәлдә тоткарланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев