Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында ЮХИДИ хезмәткәрләре “Бала – төп пассажир” акциясе үткәрә

Язгы каникул вакытында (19 марттан 31 енә кадәр) ЮХИДИ хезмәткәрләре “Бала – төп пассажир” акциясе үткәрә. Автоинспекторлар бу чорда яшь пассажирларны транспортта йөртү белән бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны булдырмауга аеруча зур әһәмият бирә.

2020 елның ике аенда республикада балалар катнашында 59 юл-транспорт вакыйгасы булды. Аларда өч баланың гомере өзелде, 65 бала имгәнде.

Пассажир балалар катнашындагы аварияләрнең арта баруы аеруча зур борчу уята. Быел  республикада 35 шундый юл-транспорт вакыйгасы булды. Аларда өч бала үлде, 40 бала җәрәхәтләр алды. Узган елны ике аенда 23 авария булган, анда ике бала үлгән, 15 е зыян күргән иде.

Сөенечкә, безнең районда узган ел һәм быел балалар катнашында юл-транспорт вакыйгалары булган юк. Шулай да гыйбрәт алу өчен юлда булган  бер фаҗига турында әйтеп үтәм. Быелның 3 гыйнварында Чистай районында “Шевроле Кобальт” автомобилен йөртүче хәвефсез тизлек сайламый, каршы як хәрәкәт полосасына чыга һәм “Шкода Октавия” автомобиле белән бәрелешә. Нәтиҗәдә “Шевроле” автомобиле пассажиры – бер яшьлек бала каты җәрәхәтләнә һәм хастаханәдә үлә. Ул автобишектә була, әмма әлеге җиһазның тиешенчә беркетелмәгән булуы ачыклана. Авария урынында баланың әти-әнисенең дә гомерләре өзелә. Әнисе бәләкәч белән янәшә утырган, ул хәвефсезлек каешы белән каптырылмаган булган. “Шкода Октавия” автомобилендә дүрт кешелек гаилә, шул исәптән ике бала була. Балаларны йөртүнең тиешле кагыйдәләре үтәлгән, ә әти-әниләре хәвефсезлек каешлары белән каптырылган булганга, алар зур җәрәхәтләр алмыйлар.

Юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезендә җиңел автомобильдә алгы утыргычта 12 яшькә кадәрге, ә арткы утыргычта 7 яшькә кадәрге балалар үз яшьләренә һәм буйларына туры килүче махсус креслоларда гына йөртелергә тиеш.

Балалар иминлеге беренче урында! Моны онытмаска иде.

Рәис Сафин, район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы, полиция майоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев