Әлки районында ЮХИДИ хезмәткәрләре үткән атнада өч исерек йөртүчене тоткарлаган
Үткән атнада районда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 83 очрагы ачыкланган.
ЮХИДИнең район бүлекчәсе хезмәткәрләре руль артына исерек килеш утырган ике кешене тоткарлаган. Аларның берсе Менделеев районыннан, икенчесе Түбән Әлкинеке. Чистайдан килгән автоинспекторлар исә сәрхүш хәлдәге Базарлы Матак кешесен каптырганнар. Салмыш йөртүчеләрне ел ярымга кадәр “права”ларыннан мәхрүм итү һәм 30 мең сум штраф көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев