Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында ЮХИДИ штрафларын вакытында түләмәгән 21 кешегә карата материаллар судка юлланган

Ел башыннан бирле районда ЮХИДИ штрафларын вакытында түләмәгән 21 кешегә карата материаллар судка юлланган.

Хокук тәртибе сагында торучылар административ штрафны шул хактагы карар законлы көченә кергән көннән соң 60 көннән дә соңга калмыйча түләү зарурлыгы турында һәрдаим искәртеп тора. Бу таләпне үтәмәүчеләр штраф суммасын икеләтә арттырып (әмма 1 мең сумнан кимрәк түгел) түләргә мәҗбүр булачак. Андыйларга карата шулай ук 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу яисә 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр җәзасы бирелергә мөмкин.

Район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәис Сафин хәбәр иткәнчә, быелның беренче ике аенда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган административ штрафларын вакытында түләмәгән 11 кешегә карата материаллар судка юлланган. Әҗәтлеләрнең 2 се – административ кулга алуга, 3 есе – штрафларын икеләтә күләмдә түләүгә, ә 6 сы мәҗбүри эшләргә хөкем ителгән. Калган эшләр әле судта карала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев