Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында ЮХИДИ штрафларын вакытында түләмәгән 33 кешегә карата материаллар судка юлланган

Елның беренче биш аенда районда ЮХИДИ штрафларын вакытында түләмәгән 33 кешегә карата материаллар судка юлланган.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штраф салынган икән, ул шул хактагы карар законлы көченә кергән көннән соң 60 көннән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш. Район ЮХИДИ хезмәткәрләре бу хакта һәрдаим искәртеп тора. Әмма әлеге законлы таләпне  үтәмәүчеләр булып тора. Андыйларга карата  штраф суммасын икеләтә арттырып (әмма 1 мең сумнан кимрәк түгел) түләтү яисә 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу я булмаса 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә хөкем итү каралган.

Ел башыннан бирле районда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган административ штрафларны вакытында түләмәүчеләргә карата 33 беркетмә төзелгән. Суд карары нигезендә 6 кеше мәҗбүри эшләргә, 3 кеше  административ кулга алуга, ә 7 кеше түләнмәгән штраф суммасының  икеләтә күләмендә административ штрафка тартылган. Калган эшләр әле судта карала.

Бу хакта безгә район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәис Сафин хәбәр итте. Районның баш автоинспекторы юлда һәркемне уяу һәм сак булырга, кагыйдәләрне төгәл үтәргә чакыра. Хәвефсезлек кагыйдәләрен бозгансыз икән, моның өчен салынган штрафларны ике ай эчендә түләү зарур. Штрафны вакытында түләү отышлы.

 

 

Фото из архива "Алькеевских вестей".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев