Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафларны вакытында түләмәгән 15 кешегә карата суд карары белән җәза бирелә

Мәгълүм булганча, административ штрафны закон белән билгеләнгән срокта түләмәү хокук бозу булып санала, һәм моның өчен административ җаваплылык каралган.

Законнарны белеп бетермәү еш кына проблема да тудыра: кайберәүләр штраф түләү өчен бер ай гына вакыт бирелә дип уйлыйлар. Әмма бу алай түгел, административ җәзаны үтәү өчен 60 көн вакыт каралган. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафны 20 көн дәвамында 50 процентын гына да түләргә була. Ә 20 көн узгач инде тулы күләмдә түлисең. Алда әйтелгәнчә, моның өчен ике ай вакыт бирелә.

Штрафны вакытында түләмәү җитди проблемалар тудыра. Суд карары буенча ике айлык срокны исәпләү болай башкарыла: ул суд карар чыгарганнан соң ун көн узгач башлана. Бу вакыт дәүләт инспекторы гамәлләреннән риза булмаган очракта кешегә шикаять бирү хокукыннан  файдалану өчен кирәк.

РФ Административ хокук бозулар турындагы кодекс нигезендә, штрафны вакытында түләмәгән өчен аның икеләтә күләмендә (әмма бер мең сумнан кимрәк түгел) штраф салу яисә 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу, я булмаса 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә хөкем итү каралган.

Административ кулга алу, гомуми кагыйдә нигезендә, ЮХИДИ инспекторлары ачыклаган бозулар өчен түгел, ә автомат режимда эшләүче фото һәм видео камералар теркәгән кагыйдә бозулар өчен билгеләнә.

Районда ел башыннан бирле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган административ штрафларны вакытында түләмәүчеләргә карата 15 беркетмә төзелде. Суд карары нигезендә, бер кеше – мәҗбүри эшләргә, ике кеше – административ кулга алуга, ә әҗәтле алты кеше түләнмәгән штраф суммасының икеләтә күләмендә административ штрафка тартылды. Калган алты эш әле судта карала.

Юл хәрәкәтендә катнашучыларның һәркайсын хәвефсезлек таләпләрен төгәл үтәргә өндибез. Ә инде кагыйдәләрне бозгансыз икән, моның өчен салынган штрафны вакытында түләргә кирәк. Бурычлы ике түли, дигәнне онытмагыз.

Рәис Сафин,

район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы, полиция майоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев