Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында юл хуҗалыгы хезмәткәрләре арасында мини-футбол буенча турнир уза

«Алинә» универсаль спорт залында мини-футбол буенча «Алексеевскдорстрой»җәмгыяте кубогына чемпионатның икенче туры бара.

Ярышларда алты команда катнаша: Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә, Биләр, Спас участоклары, «Мостовик»җәмгыяте. Спортчыларны «Алексеевскдорстрой» җәмгыяте генераль директоры Марат Саттаров сәламләде, ул үзе дә бер команда өчен уйный. Сәламләү сүзе белән район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов та чыгыш ясады.

Ярышларның баш хөкемдары Алексей Шатков беренче уенга старт бирде, анда Спас һәм Алексеевск участоклары юлчылары очрашты. Бүген барлыгы 15 уен узачак.

Чемпионатның беренче туры Яңа Чишмә районында узды, аның нәтиҗәләре буенча Спас спортчылары алда бара. Барлык 5 матчта да җиңү яулап, алар 15 очко җыйдылар. Безнең ир-атлар 8 очко белән өченче урында урнашты. Әлкилеләр 2 җиңү яулады, 2 уенга җиңелделәр һәм берсен тигез исәпкә уйнады.

Бүгенге ярышлардан соң турнир таблицасындагы хәлләр ничек үзгәрер, бары тик спортчылардан гына тора. Аларга уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев