Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында юларны кардан чистартуда 11 берәмлек махсус техника  эшли

Узган төндә юлларны кардан чистартуга “Алексеевскдорстрой” җәмгыятенең Әлки юл участогыннан дүрт юл машинасы, алдына төрткеч куелган шулкадәр үк КамАЗ автомобильләре, грейдер, кар төяү машинасы  һәм трактор  чыгарылды.

 

Узган тәүлектә юллардагы бозлавыкка каршы 85 тонна ком-тоз катнашмасы таратылды (сезон башланганнан бирле 776 тонна).

Хәзерге вакытта мастер Ленар Хәйретдинов һәм бригадир Раил Сингатуллин җитәкләгән эшчеләр бригадалары тукталыштагы павильоннарны, юл билгеләре бастырылган урыннарны кардан чистарту белән шөгыльләнәләр.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев