Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында юлчылар буранлы көннәрдә көчәйтелгән режимда эшләде

Узган ял көннәрендә “Алексеевскдорстрой” җәмгыятенең Әлки участогы хезмәткәрләренә көчәйтелгән режимда эшләргә туры килде.

  • Көчле кар буласы турындагы хәбәр диспетчерлык хезмәте пультына алдан  ук килде. Без барлык кирәкле чараларны күрдек. Юлларны кар көртләреннән, боз катламыннан чистарту тәүлек әйләнәсе алып барылды, – ди юл участогының баш диспетчеры Илназ Сираҗев.

Кар белән көрәшкә тизлекле эттергечләр белән җиһазланган алты КамАЗ автомашинасы, дүрт МТЗ тракторы, өч автогрейдер һәм погрузчик җәлеп ителгән. Моннан тыш, ике К-700 тракторы юл буйларында кар тоту траншеялары ясауда эшләгән. Һава шартлары катлаулы булса да, юл хезмәткәрләре тырышлыгы аркасында район юлларында аварияләр, транспорт һәлакәтләре булмады. Юл эшчеләренең бер бригадасы кар көрәү һәм юлларны боздан арындыруда хезмәт куйды. Алар павильоннарны, транспорт туктау урыннарын, юлларның хәвефле участокларындагы металл киртәләрне кардан чистарттылар. Хәзер бу эш ике бригада көче белән башкарыла. Трассалар буйлап кар тоту алып барыла, төрле җайланмалар белән җиһазланган машиналар тәүлек әйләнәсе кизү тора.

Автомобиль юлларын эшкәртү өчен 5126 тонна ком-тоз катнашмасы әзерләнгән булган, бүгенгә шуның 1977 тоннасы файдаланылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев