Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында юллардагы чокырларны ямыйлар

“Алексеевскдорстрой”ның Әлки участогы эшчеләре юллардагы чокырларны ямауга керештеләр.

Моңарчы алар юлларны тигезләү өчен салкын асфальт кулландылар һәм барлыгы 130 квадрат метр мәйданны ремонтлап-ямап куйдылар.

Ә 9 марттан юллардагы чокырларга кайнар асфальт түши башладылар. Өч көндә барлыгы 40 тонна асфальт салып, юлларны рәткә китерделәр эшчеләр.

Участок мастеры Рифат Зәйдуллин әйтүенчә, кайнар асфальт термоконтейнерда китерелә, аның температурасы 120-140 градуска җитә. “Мондый масса белән сак эш итәргә кирәк. Шуңа да эшчеләр инструктаж үттеләр, куркынычсызлык кагыйдәләре буенча имтихан тапшырдылар. Алар махсус киемнәр белән тәэмин ителгән”,–диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев