Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында юлларны тиешле хәлгә китерү бурычы куелды

Ел башыннан районда бер юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Анда ике кеше зыян күргән. Авария транспорт белән исерек килеш идарә итү аркасында килеп чыккан. Бу хакта ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәис Сафин юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча район комиссиясе утырышында хәбәр итте.

Районның баш автоинспекторы юлларның тиешле таләпләргә җавап бирүен  тикшергәннән соң  ачыкланган җитешсезлекләрне атады. Кайбер белем учреждениеләре янына яктырткыч лампалар сатып алып урнаштыру зарурлыгы бар икән. Бу тәүлекнең караңгы вакытында җәяүлеләрне, бигрәк тә балаларны машина бәрдерүдән саклау өчен кирәк.

Иске Әнҗерә мәктәбе, район үзәгендәге “Ромашка” балалар бакчасы янында юл билгеләре, җәяүлеләр кичүе һәм ясалма сикертмәләр  юк. Рәис Сафин әйтүенчә, яктырткыч лампаларны Базарлы Матакның “Теремкәй”, “Салават күпере” балалар бакчалары янында да куярга кирәк.

Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Равилә Вассунова район үзәгендә юл-транспорт вакыйгаларын киметү юнәлешендә башкарылган эшләре хакында комиссия алдында хисап тотты. Ул алга нинди бурычлар куюларын да бәян итте. Тиздән җәяүлеләр кичүләрендә “зебра”ларны яңартып чыгачаклар. Шулай ук Совет, Дзержинский, Мәктәп, Яшьләр, Җиңүнең 40 еллыгы, Тукай, Вахитов, Хәмидуллин, Көнчыгыш урамнарында ясалма сикертмәләр кую, юл билгеләре урнаштыру эшләре планлаштырыла. Ә Залаков, Дзержинский, Базар урамнары юлларында чокыр-чакырларны  ремонтлау буенча аукцион игълан ителгән.

Комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов утырышта күтәрелгән мәсьәләләрнең тиешенчә хәл ителүен таләп итте. Ул комиссиягә юлланган бер мөрәҗәгатькә дә тукталды. Аның авторлары район үзәгенең Ленин урамындагы шлагбаумны алуны сорыйлар. “Әлеге урында ясалма сикертмә куярга кирәк. Ул эшләнмичә торып шлагбаум алынмаячак”,– диде җитәкче. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев