Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Зур Алан дигән кечкенә авылда бер генә кеше яшәп ята

Районда бүген рәсми рәвештә 70 торак пункт исәпләнә: эреләре дә, әллә ни зур булмаганнары да бар. Болар арасында икесе – Яңа Тахталы (Иске Салман җирлегендә) һәм Рус Суксуы (Иске Камка җирлегендә) – нульле күрсәткечле. Кайчандыр тормыш кайнап торган бу ике авылның язмышы инде билгеле: кирәкле документлар әзерләнеп, тиешле җиргә тапшырылгач, алар карталардан сызып ташланачак. Моңа кадәр Зур Алан авылын да “нульлеләр” исемлегенә кертәләр иде. Әмма биредә бер кеше яши башлагач авылның статусы уңай якка үзгәрде.

...Зур Алан авылына без иртә таңнан кузгалдык. Гәрчә меңнәрчә, ә бәлки миллионнарча чакрым юллар йөргән, районны биш бармагыдай белгән тәҗрибәле шоферыбыз Николай Еликов мондый авылның барлыгын белми булып чыкты.

Мулланур Вахитов бистәсенә килеп җиткәч, без авыл урамында очраган бер абзыйдан юлны күрсәтүен сорадык. “Безнең Григорийга, Маугли янына киләсезме?”–дип сорауга сорау белән җавап бирде ул. Үзебез эзләгән авылга, чыннан да, галәмәт агачлар баскан урыннардан бардык. Монда тәбәнәк буйлы алмагачлар да бар, кып-кызыл чияләр, кура җиләкләре куаклары да... Күрәсең, биредә кайчандыр җиләк-җимеш бакчалары булгандыр. Шуңадырмы, монда сине  үзенә бер төрле рәхәт тә, серле дә мохит чолгап ала. Ниндидер мизгелдә әкият дөньясына чумгандай буласың.

Дөресен әйткәндә, без монда үткәннәрне сагынып кече Ватанына кайткан, гомер азагына якынлашканда авыл табигате белән хозурланып яшәргә хыялланган картны күрербез дип уйлаган идек. Юк ла, безне 50 яшьләр тирәсендәге төз буй-сынлы ир-ат каршы алды. Яңа танышыбызның һәр сүзеннән кече Ватанын яратуы, туган авылы, аның киләчәге өчен әрнү-борчылуы сизелеп тора иде.

Григорий Федосеев Зур Аланда язның беренче көннәреннән кара көзгәчә яши. Апрель башларында ул үзенең “Нива”сында күрше бистәгә кадәр килә, машинасын танышларында калдыра һәм, кыска-киң чаңгыларын киеп, әле эрергә өлгермәгән кар өстеннән өенә килеп җитә. Ә биредә аны бал кортлары көтә. Аларның хәлләрен белергә, ничек кышлауларын тикшерергә, зарурлык булса, тукландырып та алырга кирәк.

Умартачылык шөгыленә мәхәббәт Григорийга әтисе Анатолий Ивановичтан күчкәндер, мөгаен. Ул тирә-юньдә данлыклы умартачы булган, урман хуҗалыгының бал кортларын караган. Әнисе Любовь Дмитриевна балаларын тәрбияләгән, өйдәге эшләр белән шөгыльләнгән. Гаиләдә Григорийдан тыш тагын Костя исемле малайлары үскән.

–Авылда мәктәп юк иде, мин башта Мулланур Вахитов исемендәге бистәдә, аннары Чиябашта укыдым. Мәктәпне Юхмачыда тәмамладым,–ди әңгәмәдәшебез.  

Григорий әйтүенчә, 1989 елда ул армиядән кайтканда авылда 15 йорт-хуҗалык булган, көндәлек товарлар кибете эшләп торган.

Озакламый биредәге сарык фермасын бетерәләр. Григорий Дмитровград шәһәренә укырга китә, шунда эшкә урнаша, гаилә кора. Әмма бер генә көн дә ул туган авылын, туган йортын искә алмый калмый. Һәр җәйдә бөтен гаиләсе – хатыны Лариса, улы Саша, кызы Оля белән отпускысын биредә үткәрә. Гомер юлдашы, шәһәрдә туып үссә дә, авылны яратучы, уңган һәм күркәм холыклы хатын булып чыга.

–Ларисаны монда бөтен кеше белә, ул бит акушерка, күпләр аңа киңәш сорап мөрәҗәгать итә,–дип сөйләде безгә Зур Аланга юлны күрсәткән Гөлнур апа.

Григорийның җәмәгате авылга ял көннәрендә кайта икән. Аның хезмәте күз алдында – тигез рәтләр булып утыручы помидор куакларының җимешләре кызарып килә, татлы борыч та өлгерү алдында.

–Суны коедан алабыз, ә эчәргә моннан ерак түгел чишмә бар,-дип аңлата Григорий.

Шулай да биредә төп хуҗалар – бал кортлары. Алар турында бик күп сөйләргә булыр иде. Әңгәмәдәшем дә үз эшенең рәтен белә торганнардан. Умартачылар шундый халык – ничә оя корт тотуларын әйтергә яратмыйлар. Бу аңлашыла да, умарта бит мөгезле эре терлек я кош-корт түгел. Зур бер көчле умарта гаиләсе яисә ун көчсез оя булырга мөмкин – аны ничек чагыштырасың?! Шулай да сөйләшү барышында бу умарталыкта вакыты белән 70 әр оя булганлыгы ачыкланды. Хәзер азрак икән инде. Кызганыч, соңгы вакытта бу уңган бөҗәкләргә бүтән “канатлылар” зыян сала, ул да булса – гербицидлар сиптерүче “кукурузниклар”.

–Кәрәзләрне Мәләкәстән алып кайтам, балавызга алыштырам. Менә кояшта балавыз эретә торган җайланмам да бар. Аны әти уйлап тапкан иде,–дип таныштыра безне  Григорий.

Менә ул җайланма – кояш нурларына каршы 30-40 градус авышлык белән әрҗәдә пыяла астында балавыз эреп ята. Умарта оялары, магазиннар, рамнар һәм бүтән кирәк-ярак җиһазларның да күбесе әтисеннән калган. Кышкы озын кичләрдә, үзе ясаган урындыкка куеп, һәр кадагын җентекләп, төгәл итеп кагып, әтисе аларны “коеп куя” торган булган.

–Кайчандыр тормыш кайнаган, пасхада йорт саен кулич исләре аңкыган авылның бүген булмавына йөрәгем бик әрни иде. Хәзер инде күнектем,–дип күңелен ача безгә язмабыз герое.

Без Григорий белән умартачылыкның серләре-проблемалары хакында әле озак сөйләштек. “Лариса булмаса, мин бу кадәр умарта тота, биредә хуҗалыкны алып бара алмас идем. Бервакыт аңарда умарта чакканнан бик көчле аллергия башланды. Ике тәүлек шәһәр хастаханәсендә ятты. Инде бал кортларымнан күңеле кайткандыр, дип уйлаган идем. Ә ул бик батыр хатын. Хәзер, эссе булса да, ныгытып киенә, умарталардан шулай саклана,–дип җәмәгате турында яратып сөйли Григорий.

–Монда Федосеевлар яшәде, ә монда Авдеевлар, арырак – Казаковлар,–дип күрсәтә әңгәмәдәшебез.

Зур Алан авылы киң бер урамнан гына торган. Хәзер дә, бер генә кеше яшәсә дә, Чиябаш авыл җирлеге җитәкчелеге бу кечкенә авылны карап тора. Урамда үскән үлән трактор белән чабып алынган.

Бердәнбер кешесе Григорий Федосеев кара көзгә кадәр туган авылында тора, аны саклый, яшәтә.

Күрше бистәдә яшәүче абзый аны Маугли дип атады, минем исә Григорий турында заманыбыз герое, диясем килә. Ул бит, бернигә карамастан, берүзе Зур Алан авылын саклап яши. Ә бу үзе ни тора.

Быел мәктәп автобусы Мулланур Вахитов бистәсенә бармаячак, чөнки анда укучы балалар юк. Бу бистәнең һәм бик күп  шундый авылларның киләчәге нинди булыр? Моңа җавап бирү авыр. Әлеге авылдагы бер хатын барлык балаларының шәһәрдә торуын, тормышларының бик яхшы булуын сөйләде. Әти-әнисе исә биредә бик күп терлек-туар, кош-корт асрыйлар. Кем өчен икәнлеге билгеле. Ә бит алар инде яшьләр түгел, тагын 10-20 елдан авыллары белән ни буласын күз алдына китерү дә авыр...

Алар, билгеле, бик булдыклылар – шәһәрдә яшәүче балаларына булышалар. Әмма бүген Толя дәдәй белән Люба түтигә баш иясе килә – алар балаларында кече Ватанга, туган авылларына, җиңелләрдән булмаган авыл хезмәтенә мәхәббәт тәрбияли алганнар. Аларның уллары Гриша аркасында кечкенә генә Зур Алан авылы бүген дә исән.

 

Зур Алан авылы  Шия елгасының үрге агымында, Базарлы Матак авылыннан көньяк-көнбатышка таба 41 чакрымда урнашкан. Авылга 1930 елларда нигез салынган.

Халык биредә ит терлекчелеге, сарыкчылык белән шөгыльләнгән.

2000 елда авылда даими яшәүчеләр саны 10 кешедән кимрәк булган (руслар).

1938 елда – 270 кеше, 1949 елда – 188, 1958 елда – 172, 1970 елда – 153, 1979 елда – 80, 1989 елда  30 кеше яшәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев