Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районындагы Хузангай музее директоры Олег Мурзин: Минтимер Шәймиевнең Хузангай поэзиясен тирәнтен белүенә, Марат Әхмәтовның Тукай шигырьләрен яттан сөйләвенә таң калдым

Үзенең бер мәкаләсендә Хузангай мәзәккә якын очрак турында сөйли. Берәү, хезмәт баскычыннан шактый югары күтәрелгәч, үзен дөньяга китергән чуаш милләтле әти-әнисе белән бернинди уртаклыгы юк дип күзаллый башлый. Хәрби комиссариатка килә дә: “Минем хәрби билетымда чуаш сүзен рус дип алыштырыгыз”,–дип белдерә. “Соң сез бит чуаш!–ди моңа рус кешесе. –Нигә үз халкыгыздан баш тартасыз?” “Хакым бар, мин ирекле гражданин”,–дип җаваплый теге бәндә.

Һәм менә берзаман Андриан Николаев космоска очты, аның анкетасы бөтен дөньяга мәгълүм булды. Ә анда “Милләте буенча – чуаш” диелгән. Шунда инде теге “ирекле гражданин” кабат хәрби комиссариатка йөгерә, “Мин кире уйладым, әлбәттә, мин чуаш...” ди.

Хузангай музеенда Халыкара туган тел көненә багышлап үткәрелгән чараны китапханәче Елизавета Юманова әнә шул очракны сөйләүдән башлады. Милли әдәбиятыбыз һәм телебез – безне берләштерүче төп көч, тиңсез хәзинәбез бит. Нәкъ менә туган тел кешене рухи савыктыра, халыкның милли үзаңын, үзенчәлеген билгели.

Хузангай поэзиясе бик күп сорауларга җавап бирә. Чөнки ул кешене үгетләми, ә уйланырга этәрә, әзер рецептлар бирми, ә үзеңне аңларга ярдәм итә. Хузангайны укый башласаң, аннан инде аерыла алмыйсың. Ирексездән үзеңне аның белән, аның каһарманнары белән чагыштыра башлыйсың. Үзем өчен шагыйрьнең иҗатын ачканда мин чуаш теленең тирәнлегенә һәм чисталыгына, гадилегенә һәм бөеклегенә шаккаттым. Хузангай, аның дуслары – татарлар Һади Такташ, Хәсән Туфан, Муса Җәлил, Балкар Кайсын Кулеев, башкорт Мостай Кәрим, калмык Давид Кугультинов, рус Александр Твардовский кебек үк, минем өчен маякка, үз-үзенә, ватандашларына, туган теленә карата намуслы булырга теләгән кеше омтылган югарылыкка әверелде.

Мондый төрле һәм шул ук вакытта тугандаш иҗатчыларның теле чын-чынлап сокландыра: ул бай да, сәнгатьле дә, юмор, үзара ирония, шатлык һәм нәфрәт чаткылары белән өретелгән дә. Узган елларга әйләнеп карап, мин бу шәхесләрнең әдәбиятыбызга, Ватаныбыз тарихына, яшь буынны патриотлык һәм халыклар дуслыгы рухында тәрбияләүгә нинди зур өлеш кертүләрен аңлыйм. Ә патриотлык ул, минемчә, шатлыкта да, кайгыда да үз халкың белән булу, аның язмышы белән яшәү.

Илебез биографиясе сабакларын шулай тиз онытуыбыз бик кызганыч. Туган җиребездә  бабайларыбыз күп гасырлар үз азатлыкларын яклап көрәшкән. Шушы туган җирдән алар – нинди милләттән булуларына һәм кайсы динне тотуларына карамастан – күпмилләтле Ватаныбызны саклап сугыш кырына киткән.

Әйе, без, чуашлар, халыкның рухын һәм абруен күтәрүче туган телебезне яратабыз. Шул ук вакытта без БМОның алты рәсми теленең берсе булган рус телен белергә, бәяләргә, хөрмәтләргә тиешбез. Россия Президенты Владимир Путин да: “Әгәр җәмгыять бердәм түгел икән, әгәр без рухи таянычларыбызны югалтсак, алга бару мөмкин түгел. Һәрчак шуны истә тотарга тиешбез: Россия – уникаль ил, аның үзәгендә һәрчак рус халкы һәм рус мәдәнияте булды, ә рухи таянычы – традицион диннәр”,–дип ассызыклый.

Музеебызга төрле милләт кешеләре килә. Алар чуаш халык шагыйре Хузангайның иҗатын югары бәялиләр, аның тормышы турында күбрәк белергә телиләр. Яшермим, музейга республикабызның беренче Президенты Минтимер Шәймиев килгәч, аның Хузангай поэзиясен белүе һәм тирәнтен аңлавы, ТР вице-премьеры, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның Хузангайның дусты Хәсән Туфанның шигырьләрен яттан сөйләве мине таң калдырды. Музейда булучыларның Хузангай әсәрләрен кабат укырга дигән ният белән китүләре – безнең өчен иң зур бүләк.  

Илебезнең төп байлыгы – татулыкта һәм теләктәшлектә яшәүче күпмилләтле халкы. Халыклар дуслыгына дан җырлаучы Хузангай васыятьләренә тугры калып, музеебыз милләтара хезмәттәшлекне пропагандалый. Без шулай ук  туган телләрнең абруен күтәрүне, кабатланмас мәдәниятләребезнең традицияләрен саклауны изге бурычыбыз дип саныйбыз.

Олег Мурзин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев