Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районындагы “Ләйсән” бассейны җитәкчесе Айтуган Вафин: “Безнең бассейнда агулану куркынычы юк”

Күптән түгел Балтач районында сигез бала бассейнда агуланган иде. Бу хәбәр күпләрне сагайтты. Ә безнең Базарлы Матактагы “Ләйсән” йөзү бассейнында андый куркыныч юкмы? Без бу сорау белән бассейн җитәкчесе Айтуган ВАФИНга мөрәҗәгать иттек.

–“Ләйсән”гә халык бер дә шикләнмичә йөри ала,–ди Айтуган Вафин. –Безнең бассейн республикада иң зурларның берсе. Суны һәм һаваны чиста тоту буенча да бик көчле һәм ышанычлы җиһазлар куелган безгә. Бассейндагы суның тиешле таләпләргә җавап бирүен Роспотребнадзорның Нурлат бүлеге даими тикшереп тора. Соңгы анализлар буенча да суның нормада булуы ачыкланды. Роспотребнадзор белгечләре бассейндагы һаваны, яктылыкны, душтагы суны, барлык бүлмәләрдәге чисталыкны да уңай бәяләде.
Бассейн суына химик матдәләрнең нинди микъдарда тиеш булуын компьютер билгели һәм аны суга кушу җайланмасын эшләтә икән. Ә ул компьютерларның төгәл эшләвен Казандагы “Акваконтроль” оешмасы даими карап, тикшереп тора. Алар ай саен безнең бассейнда булалар, ди җитәкче.
Айтуган Вафин әйтүенчә, бассейн суына кушыла торган химик матдәләрнең бары сыйфатлысын, сертификатлысын гына сатып алалар.
–Бассейныбызда көн саен 200 дән артык бала шөгыльләнә һәм 30 лап олы кеше йөри. Йөзүнең сәламәтлек өчен файдасы бик зур. Моны табиблар һәрдаим искәртеп тора. Һәм мин, форсаттан файдаланып, район халкын бассейнга активрак йөрергә чакырам. Олыларны без 14 һәм 15 сәгатьләрдә, 19 һәм 20 сәгатьләрдә кабул итәбез. Бездә хәзер телевизор карап, кайнар чәй, кофе, төрле сулар һәм соклар эчеп ял итеп алу  мөмкинлеге дә тудырылды. Бассейн дүшәмбедән тыш атнаның һәр көнендә эшли,–ди Айтуган Вафин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев