Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районындагы Петр Хузангай музеенда “Чувашкино” дәүләт киностудиясе делегациясе булды

Петр Хузангай музеенда “Чувашкино” дәүләт киностудиясе һәм электрон документация архивы хезмәткәрләре делегациясе булып китте.

Кунаклар чуаш халкының мәшһүр шагыйре Петр Хузангай белән бәйле истәлекле урыннарны карадылар һәм документаль фильм өчен төшереп алдылар. Әдипнең туган җирендә күргәннәрдән  алар бик тәэсирләнделәр. Делегация әгъзалары чуваш халкының милли горурлыгы булган Хузангай турындагы истәлекләрне кадерләп саклаган өчен районыбыз җитәкчелегенә, Татарстанга ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр. “Чувашкино” директоры А. Абдюшов чуаш милли мәдәниятен саклау,Татарстан һәм Чуваш республикалары арасындагы дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгыту буенча актив эшләгәне өчен Хузангай музее җитәкчесе Олег Мурзинга Рәхмәт хаты тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев