Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районындагы П.Хузангай музее җитәкчесе Олег Мурзин мәктәпләрдә милли телләр укыту проблемасы турында фикер йөртә

 Июль азагында Россия Дәүләт думасы милли телләрне ихтыяри өйрәнү, аларны үзләштерүгә яңача якын килү хакында федераль закон әзерләргә җыена.

 

  Әгәр ул кабул ителә калса, балалар ана телләрен гарантияле өйрәнү хокукыннан мәхрүм булмасмы? Иманым камил, монда җавап шундый гына була ала: туган телебезне, туган сөйләмебезне, этник кан кардәшлеген саклау өчен без мөмкин булганның барын да эшләргә тиешбез. Яшьтән, балачактан үзеңдә милли үзаң, кыюлык, рухи ныклык тәрбияләү, ата-бабаларыбыздан килгән тарихны, традицияләрне, гадәт һәм йолаларны саклый һәм файдалана белү бик мөһим. Милли рухиятне, әхлагыбызны һәм тарихи хәтерне торгызу һәм ныгыту – изге бурычыбыз.

 Тел – халыкның җаны

Кече ватаныңа, аның урман-кырлары­на мәхәббәт туган тел аша тәрбияләнә. Ана теленнән башка без, образлы итеп әйткәндә, туган төбәгебездә яры­мэмигрантлар. Әгәр нин­дидер көчле корыч кул милләтләрне һәм халы­кларны “сирәкли” башла­са, кешелек дөньясы шундук сорыланып, күңелсезләнеп калыр иде. Элек-элек заманнардан ук тарих һәм географик мохит тәэсирендә фор­малашкан төрле милләт һәм халыкларның берсе дә югарырак та, түбәнрәк тә түгел, барысы да бик кирәк. Алай гынамы, Россия халыкларының милли телләре берле­ге – илнең дәүләтчелеген берләштерүче һәм ныгы­тучы төп көч ул. Алар яшәсә, сөекле Россиябез дә яшәр.

Туган телне

сайламыйлар

Иң аз санлы халык та – бөек тарихи бергәлек ул. Чөнки ул үзенең телен, та­рихын, рухи һәм әхлакый кыйммәтләрен саклый. Бу хакта Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев бик үтемле итеп әйтте: “Туган телне сайламыйлар, аның белән туалар. Бу ана теле. Ә бит теләсә кайсы милләт кешесенең әнисе бер генә”. Ә күренекле чуаш педа­гогы һәм мәгърифәтчесе Иван Яковлев болай язган: “Тел аны булдырган ха­лык белән бергә генә үлә, һәм халыкның туган те­лен онытуы бу халыкның үлеменә тиң”.

Россиядә 193 милләт кешесе яши. Һәм безнең барыбызның да максаты бер – Россия Федерация­се үзенең төрлелеге белән дөньяның бер цивилиза­цияле үзәге буларак сакла­нырга тиеш. Билгеле, рус халкының әйдәүче роле бәхәссез. Без аңлыйбыз, нәкъ менә руслар илне берләштерүче, бердәм мәдәни, мәгълүмати һәм мәгариф пространство­сы булдыручы көч булып тора. Һәм рус теле милли төбәкләрдә яшәүчеләр өчен беренче чират­та социаль лифт булып тора, аларга карьера баскычыннан күтәрелергә мөмкинлек бирә.

Россия Конституциясе нигезендә, бездә милләт үзидентификацияләү бу­енча билгеләнә. Рус кеше­се, минем фикеремчә, Ва­танын ихластан яраткан, аның традицияләрен их­тирам иткән, бөек тарихын аңларга омтылган шәхес ул. Ул чын мәгънәсендә ватанпәрвәр һәм гражда­нин. Рус теле һәм әдәбияты безне берләштерә, гра­жданлык һәм милли ү з е н ч ә л е к л ә р е б е з н е аңларга ярдәм итә. Рус телен белмәсәң, күп милләтле илебезнең иксез- чиксез киңлек-ләрендә югалып калуың да мөмкин. Рәсүл Гамзатовның, рус те­лен белмәсәм, бер аул ша­гыйре булып калыр идем, дигән сүзләре искә төшә. Әмма беренче чиратта үзеңнең туган телеңне, үз халкыңның тарихын, милли мәдәниятеңне өйрәнергә кирәк. Шунсыз без нәсел-тамырсыз кос­мополитлар, ягъни Ватан­сыз җан ияләре булачак­быз.

Традицион мәдәнияттә

милли идея

Барысы да милли иде­яне эзли. Ә ул әллә кайчан инде милли мәдәнияттә формалашкан. Без аны никадәр яхшырак белсәк, халкыбыз да шулкадәр көчлерәк булыр. Шунда аның генетик коды. Ва­тандашлар шуны аңласын иде: без илебездәге төрле халыкларның таланты һәм энергетикасы белән булдырылган ирекле һәм иркен илдә яшибез. Кешенең кыйммәте аның нинди милләттән булуы­на бәйле түгел. Безгә ара­бызда аермалыклар ту­дыручы үзенчәлекләрне түгел, ә берләштерүче кыйммәтләрне – уртак җиңүләрне һәм казаныш­ларны эзләргә кирәк. Әнә бит, футбол буенча дөнья чемпионатында без Россия җыелма ко­мандасы тирәсендә ни­чек берләштек, аның уңышларына бергәләп сөенәбез.

Бер-береңне аңлау һәм кабул итү ансат түгел. Әмма кирәк. Үзеңнең нәсел тамырларыңны хөрмәт итү зарур, әмма бер халык та үзен генә мактап, үз-үзенә гашыйк булырга тиеш түгел. 20нче гасырның фаҗигале вакыйгала­ры, ягъни илебезнең ике мәртәбә таркалуы, шуны күрсәтә: мондый сәясәт та­мырдан хаталы, зарарлы, чөнки ул илнең һәлакәтенә китерә. Кешеләр Туган илне бергәләп ныгыткан­да гына алар бер-берсен яхшырак аңлыйлар һәм якыннан беләләр. Россия турында күбрәк белгән саен без биредә үзебездән тыш дистәләрчә халыклар яшәгәнен күзаллыйбыз, алар белән хезмәттәшлек итәргә омтылабыз. Мин монда толерантлык, бер-береңә ачык булу, партнерыңны тыңлый һәм бәяли белү хакында әйтәм.

Сүз уңаеннан, күптән түгел Чабаксарда булып үткән Федераль Сабан туе Россия халыкларының бердәмлеген, бергәлеген, илебезнең какшамас көчен күрсәтте. Анда Татарс­тан Президенты Рөстәм Миңнеханов “халыклар арасындагы дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытуга керткән зур шәхси өлеше өчен” “Чуаш Республика­сы алдындагы хезмәтләре өчен” ордены белән бүләкләнде.

Татарстан халыкларының уникаль гаиләсе

Татарстан – халыкларның уникаль гаиләсен берләштерүче республика. Төрле телләр һәм халыклар бердәмлеге бездә Идел Болгарстаны заманыннан ук килә. Һәм тугандаш халыкларның телләре берлеге хакында сөйләргә нигез бар. Идел- Кама телләр берлеге дигән термин да бар бит. Телләр, фольклор һәм мәдәният дәрәҗәсендә үзара тәэсир итү гасырлар буе бара. Рухи мәдәниятнең күп кенә терминнары руслар, та­тарлар, чуашлар, башкор­тлар, мордвалар, марилар өчен уртак. Шуның өчен дә бөек Россия мәдәнияте – бөтен россиялеләрнең уртак байлыгы. Аны “без­неке” һәм “безнеке түгел”, рус һәм рус түгел дип бүләргә ярамый, чөнки бу милләтчелек идеология­сен китереп чыгарыр һәм кешеләрне аерыр иде. Без барыбыз да шуны аңларга тиешбез: бары тик көчле, бердәм илдә генә төрле этник мәдәниятләрнең тулы кыйммәтле үсү мөмкинлеге бар.

Без булдык,

бар һәм булырбыз!

Ни аяныч, гло- бальләштерү дигән яман идея, узган гасырның 60нчы елларындагы кебек үк, Россия халыкларының туган телләре өлкәсенә үтеп керде – мәктәпнең белем һәм тәрбия про­граммасыннан төбәк ком­понентын алып ташларга яисә киметергә омтылалар. Бу милли мәдәниятнең, милли горурлыкның төп чыганагын юк итүгә тиң. Мондый юлдан китсәк без үзебезнең кемле­гебезне, нинди ыру- нәселдән булуыбызны онытырга да мөмкинбез. Ә бу кешеләр өчен һәрчак мөһим булган. Безгә, Россиянең күп милләтле халкы вәкилләренә, җир йөзеннән юкка чыгарга ирек бирмәү, милләт бу­ларак сакланып калырга мөмкинлек тудыру – Рос­сия Федерациясенең үз- үзен хөрмәт иткән этно­слары алдында шундый бурыч торды һәм тора. Парламентарийлар мил­лионлаган кешеләргә ка­гылучы закон проектын бик җитди эшләрләр, туган телләрне өйрәнүнең зирәк концепциясен булдырыр­лар, алдан белдерелгәнчә, телләрне сакларга ярдәм итү өчен махсус Фонд төзерләр дип ышанасы килә. Шул чагында без дә татар халкының искиткеч гыйлемле улы, Сорбонна­ны тәмамлаган, XIX-XX гасырлар чигендә Дәүләт Думасының мөселман фракциясе депутаты бул­ган Садри Максуди кебек олы ышаныч белән: “Без булдык, бар һәм булыр­быз!” – дип әйтә алырбыз.

Олег Мурзин,

Татарстанның Чуаш язучылары берлеге әгъзасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев